поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
11.12.2010 Җәмгыять

Шул кирәк безгә!

Иске суыткычны яңасына алыштыручыларга дәүләт 2 мең сумга кадәр акча бирә. Түрәләр утны күп “ашаучы” техникага каршы көрәш башламакчы. Зур сәүдә үзәкләре бу фикерне эләктереп алды инде. Кайсы өйдән алып килгән иске компьютерны халык алдында ук ваттырып тамаша ясый, кайсы “картайган” кер юу машинасы тапшыручыларга ташлама вәгъдә итә. Мондый кибетләрдә бәяләр дә “йөгәнсез”.

Әле күптән түгел башкаладагы сәүдә үзәкләренең берсе акция игълан итте. Алар иске йорт җиһазыннан котылып, яңасын алырга теләүчеләргә 2 мең сумга кадәр акча бирәбез дип ышандыра. Дөрес, бу суммага суыткыч, кер юу машинасы кебек эре йорт җиһазы сатып алырга килүчеләр генә өметләнә ала. Башка төр техникага исә ташлама 20 проценттан артмый. Кибеттә иске плеерны да кабул итәләр хәтта. Тик менә яңасын алган вакытта, сәүдә үзәгендә рәт-рәт тезелгән бөтен җиһазлар арасыннан сайларга мөмкинлек бирмиләр. Акциядә катнашучы суыткыч, газ плитәләренең аерым исемлеге бар. Гадәттә, бу – бик үк таныш булмаган сәүдә маркалары яки кыйммәтле җиһазлар. Ә кибеткә кадәр иске кер юу машинасын күтәреп килгән кеше аны кире күтәреп кайтып китмәячәк, әлбәттә. Нәрсә тәкъдим итсәләр шуны ала. Сатучылар моны истә тотып эшли дә.

 

Компьютер сатучы кибетләрнең берсендә тагын да алга киткәннәр. Алар иске җиһазны халык күз алдында ук зур чүкеч белән ватарга тәкъдим итә. Яңасына 10 процент ташлама каралган. Тик монитор, “тычкан” күтәреп килү­челәрне акчадан бигрәк, иске җиһазны тар-мар итү күбрәк кызыксындырды бугай. Ә булганын үз кулларың белән җимереп ташлагач, яңаны алмыйча кая барасың? Акциядә катнашучылар “компьютер юк бит инде хәзер” дип акланды. Ничек кенә булмасын, кибет отты.

 

Дәүләт программасы исә 2020 елга кадәр исәпләнгән. Ул энергияне сакчыл куллануны күздә тота. Унбиш “яшь”тән дә өлкәнрәк суыткыч яки кер юу машинасын яңасына алыштырырга те­ләүчеләргә 2 мең сумга кадәр махсус сертификат бирү турындагы программа ил Хөкүмәте тарафыннан яклау тапкан инде. Аның тәртибе бик гади. Иске йорт җиһазын өйгә килеп алып китәчәкләр. Моның өчен тиешле урынга хәбәр итәргә генә кирәк. “Картлач” урынына сезгә сертификат биреп калдыралар. Кибеттә әлеге сертификатка үз акчагызны өстәп, яңа суыткыч яки кер юу машинасы сатып аласы гына кала. Компенсациянең төгәл суммасы юк. Аны һәр төбәк үзенчә билгеләр дип көтелә. Программада илнең кайсы төбәкләре катнашачагы да хәл ителмәгән. Төбәкләр исемлеге һәм акчалата ярдәм күләме киләсе елның язында ачыкланып бетәргә тиеш.

 

Программада иске суыткыч һәм кер юу машиналары гына катнаша. Белгечләр әйтүенчә, алар утны күбрәк “ашый”. Бер иске суыткычны алыштыру, мәсәлән, елына 50 киловатт/сәгать электр энергиясен янга калдырырга ярдәм итәчәк. Дәүләт программасында гади кешеләр белән беррәттән, оешма-предприятиеләр дә катнаша. Алар белән электр энергиясен сакчыл куллану турында килешү төзергә дә исәплиләр. Йорт җиһазларын утильләштерү казнага 9,53 триллион сумга төшәчәк. Әмма эшнең нәтиҗәсе чыгымнарны тиз каплаячак, дип ышандыра түрәләр. Безнең бу өлкәдә тәҗрибә бар бит инде. Быелның язында иске автомобильләрне утильләштерү программасы башлангач, моңарчы складта тузан җыеп яткан “ВАЗ” машиналарын сатып алырга теләүчеләр чиратка тезелде. Автомобиль бәяләре бермә-бер кыйммәтләнде. Аның каравы, халыкка 50 мең сумлык сертификат бирделәр.

 

Безнең халык алданудан беркайчан да туймаячак. Монысы – расланган факт. Димәк, торган саен арта баручы супер һәм гипермаркет хуҗалары халыкны чират торып кыйммәтле товар алырга мәҗбүр итүнең яңадан-яңа ысулларын уйлап табачак. Шул кирәк безгә – беркатлы хәтерсезләргә!


Элвира ШАКИРОВА
Ватаным Татарстан
№ 249 | 11.12.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»