поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.01.2022 Җәмгыять

«Чиратыбызны көтеп өлгермәбез кебек»: Искәндәргә ярдәм кирәк

Редакциягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Казанда яшәүче Регина безне социаль челтәрләр аша эзләп тапты. Туганына ярдәм итүебезне сорый. 10 айлык сабыйга ярдәм кирәк.

…Язмыш Валентина белән Рөстәмне моңарчы да сыный. Алар, күп хәсрәтләр кичереп, ятимлектә үсәләр. Бер-берләрен табып, тормышның кадерен, яшәүнең ямен аңлап яши башлагач, гаиләләренә хәсрәт килә. Кечкенә уллары Искәндәргә 5 ай тулгач, аңарда куркыныч һәм сирәк очрый торган генетик авыру барлыгы ачыклана.
 
– Барыбыз өчен дә зур хәсрәт бу, – ди Рөстәмнең туганнан-туган сеңлесе Регина.  – Абыебыз кечкенәдән әтисе белән генә үскән. Әнисен ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр. Шуңа да минем әнием Рөстәм абыйны үз баласыдай күрә. Бергә яшибез. Киленебез Валентина да  – күпне күргән кеше. Әти-әнисенең кайдалыгын да белми хәтта. Ул Лаеш балалар йортында тәрбияләнгән.
 
Менә шушы ике ятим бала гаилә корып җибәргәч,  йөзләрендә елмаю барлыкка килә. Беренче кызлары Динарага карап сөенүләр! Тигез, матур тормышта яшәү алар өчен сөенеп туймаслык хәл була. Тик кечкенә Искәндәрнең биш ае тулгач, кинәт кенә гәүдәсе йомшарып китә. Республика балалар клиник хастаханәсендә тикшерелгәч, диагнозны раслау өчен анализны Мәскәүгә җибәрәләр. Ике айдан хәбәр килә: Искәндәрдә – арка мускуллары атрофиясе дигән авыру.
 
Хәзерге вакытта Искәндәр әнисе белән Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана.
 
– Табиблар ничек кенә тикшермиләр. Бик күп документлар җыябыз. Табиблар да балама ярдәм итәргә тырыша, – ди Валентина. – Безнеке кебек диагнозлы балаларга Мәскәү фонды ярдәм оештыра. Без дә ул фондка  мөрәҗәгать иттек. Тик күңел курка. Чиратыбызны көтеп өлгермәбез кебек. Баланың язмышын бер укол хәл итәчәк. Әмма аның бәясе без күтәрә торган түгел.  Аның өчен 121 миллион сум акча кирәк. Искәндәргә кадәр шул уколны көтүче дүрт бала бар. Сабыем шул уколны көтеп җиткерә алсын иде дип телибез.
 
Искәндәрнең хәле начараеп китмәсен өчен, ЛФК күнегүләре ясатырга кирәк икән. Аның өчен махсус инструктор чакыртырга, аңа акча түләргә кирәк.  Шулай ук өйгә кайткач, сабыйның бүлмәсенә һава чистарта торган  дымландыргыч, ингалятор, утырып торыр өчен махсус урындык, пульсын контрольдә тотарга, кандагы кислород күрсәткечен белергә махсус аппаратлар кирәк. Өйдәге инфекцияләрне бетереп торыр өчен  лампа да куярга кушалар. Әмма бу гаиләнең әлеге кирәк-яракларны алыр өчен мөмкинлекләре юк.
 
– Улым авыру булгач, мин аны бер минутка да ташлап китә алмыйм. Гаиләдә бары тик ирем генә эшли. Әле бит олы балам да бар. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйм. Гаиләбезгә килгән хәсрәткә битараф булмасагыз иде, – ди Валентина.
 
Кечкенә Искәндәргә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
әнисе Валентина Александр кызы Королева исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 5228 6005 4117 1353. ВТБ банкы картасы номеры:
 
6769 0700 4614 0258.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.01.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»