поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.01.2022 Язмыш

Ирем корсаклы килеш ташлады...

Ирем белән бер-беребезне балачактан бирле беләбез. Бергә үстек, бергә укыдык. Мәхәббәтебез дә гомерлек булыр дип уйлаган идем. Тик ялгышканмын. Әллә бәхетебезгә күз тидеме икән?

Өйләнешкәннән соң дүрт ел бергә яшәдек, әмма балабыз булмады. Башта озак кына уза алмадым, узгач балам төште. Һәм, ниһаять, Ходайга ялварганнан соң, ул мине ишетте. Тик шатлыгым озакка бармады, 7 айлык авырым булганда, ирем ташлап китте. Китүенең сәбәбен “мәхәббәт бетте, сине яратмыйм” дип аңлатты. Балдагын өстәлгә куйды да китеп барды.
 
Кая киткәне тиз ачыкланды. Балалы хатынга йортка кергән. Ул хатын йөкле булуымны бик яхшы белсә дә, бу факт гаиләбезне җимерергә комачау итмәгән. Иремне озак үгетләдем. “Балабыз тулы гаиләдә үсәргә тиеш, акылыңа кил, өйгә кайт”, дидем. Ләкин ул бөтенләй миннән читләште. “Мин сине туганым кебек кенә яратам”, диде. Янәсе безнең арада хисләр ташкыны юк. Югыйсә бар да яхшы иде. Беркайчан да сүзгә килгәнебез булмады. Һәрвакыт ул дип яшәдем.
 
Ирем киткәч, яшәүләре бик авыр булды. Бигрәк тә була тугач “беттем”. Депрессиягә бирелдем. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Хәзер улыбызга 5 ай, тач әтисе. Кызганыч, әтисе генә сирәк килә. Ярты сәгатькә кереп чыга, анысы да көндез. Мөгаен, төшке аш вакытында теге хатынга сиздермичә киләдер. Ял көннәрендә бөтенләй килгәне юк. Әлегә без законлы рәвештә ир белән хатын. Аерылышу турында ул да, мин дә сүз кузгатканыбыз юк... 
 
Мин инде бу хәлләр белән килештем кебек. Тик ни өчен ул баласы янына сирәк килә? Нигә ул аның янында озаграк утырмый? Ни өчен кеше тик торганда кинәт 180 градуска үзгәрде? Башка хатынга гашыйк булу – үз хатыныңны күрә алмау дигән сүзмени? Ул минем белән сөйләшми дә бит. Мине чит кеше итеп күрә. Башымда мең дә бер сорау, җавап бирүче генә юк.
 
Алга таба ничек яшәргә? Кемнән киңәш сорарга да белмим. Бәлки газета укучылары төпле киңәш бирер дип өметләнәм.
 
Фото: pixabay.com
 
Гөлнур, Мамадыш
 

 


---
Шәһри Казан
№ --- | 30.01.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»