поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.01.2022 Киңәш-табыш

Тәрбиягә бала алганда нинди акчалар түләнә?

Опекунлыкка алынган бала хокуклары, тәрбиягә алынучыларга кагылышлы сорауларга Арча районында опека бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре җавап бирде.

— Уллыкка бала алырга телибез. Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә һәм нинди документлар җыярга кирәк?
— Балаларны уллыкка (кызлыкка) тапшыру һәм РФ территориясендә баланы тәрбиягә алган гаиләнең яшәү шартларын контрольдә тоту кагыйдәләре Россия хөкүмәтенең № 275 карары белән расланган. Аның нигезендә, бала алырга теләгән кеше теркәлү урыны буенча опека һәм попечительлек органына мөрәҗәгать итәргә, бу хакта гариза язарга тиеш. Кереме, айлык хезмәт хакы, яшәү урыны турында мәгълүмат, паспорт һәм башка документлар соралачак. Гаиләнең яшәү шартларына да игътибар бирелә.

— Үз әнисе үлгән, атасы әти хокукыннан мәхрүм ителгән булса, опекунлыкка алынган бала хәрби хезмәткә барырга тиешме?
— Ятим, әти-әнисез, караучысыз калган балалар, башкалар кебек үк, гомуми кагыйдәләр нигезендә, хәрби хезмәткә чакырылалар.
 
— Бер гаиләгә ничә баланы тәрбиягә алырга рөхсәт ителә?
— РФ хөкүмәтенең № 423 нче карары нигезендә, бер гаиләгә, үз балаларын да исәпләп, иң күбе сигез баланы опекунлыкка алырга мөмкин. Уллыкка (кызлыкка) ничә бала алсаң да рөхсәт ителә.
 
— Баланы уллыкка алу опекунлыкка алудан нәрсә белән аерыла?
— Гадәттә, әти-әниләре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, вафат булган, хәбәрсез югалган, төрмәгә эләккән, кыскасы, тәрбиячесез калган балаларны тәрбиягә алырга була. Уллыкка аласыңмы, опекун итеп рәсмиләштерәсеңме — болар икесе дә ятим калган баланы яңа гаиләгә урнаштыру формалары. Бала опекуннарына “әти-әни” дип дәшсә дә, берни үзгәрми. Опекунлык очрагында бала белән үги әти-әни арасында мөнәсәбәтләр юридик яктан рәсмиләштерелми. Баланың фамилиясе үзгәрми. Ул ятим бала статусында кала һәм дәүләт биргән ташламаларга ия була. Опекун ятим бала өчен түләнгән субсидияләрне кулланырга хокуклы, әмма чыгымнар турында хисап бирергә кирәк булачак. Опека ул — 14 яшькә кадәрге баланы гаиләле итү формасы. Баланың хокукларын, юридик эшләрне аның өчен опекуннары башкара. Опекуннар балигъ булмаган баланың күчемсез, башка милкен сакларга бурычлы. Әмма аны сата, бүләк итә алмыйлар. Опекун белән бала арасында мирас бүлү каралмаган.
Тагын бер төр — попечительлек. Ул 14 яшьтән алып 18 яшькәчә балаларны гаиләгә алуны күздә тота. Алар үсмернең кеременнән бары опека органнары рөхсәте һәм баланың ризалыгы белән генә файдалана ала.
Баланы уллыкка (кызлыкка) алганда, юридик яктан бала белән яңа әти-әни арасында туганлык мөнәсәбәтләре рәсмиләштерелә. Тәрбиягә алынучы гаиләнең үз балалары кебек үк хокукларга ия була. Ул ятим саналмый. Балага яңа гаиләдәге мирастан да өлеш чыгарга тиеш.
 
— Опекуннарга нинди ташламалар каралган?
— Баланы опекунлыкка, уллыкка алган гаиләләргә бер тапкыр 18 мең сум акча түләнә. Бу сумма даими индексацияләнә. Инвалидны,
7 яшьтән олырак баланы, шулай ук бертуган балаларны уллыкка алган гаиләләргә бер тапкыр 144 306 сум пособие каралган. Болардан тыш, Татарстан Министрлар Кабинеты 493 нче карары белән (2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә), инвалид баланы уллыкка (кызлыкка) алган гаиләләргә 200 мең сум акча бирелә.
Вазыйфалары өчен тиешле түләүне алган опекуннар бар (возмездно), шулай ук баланы бушлай тәрбияләүчеләр дә очрый (безвозмездно). Гадәттә, бу баланың туганнары, әбисе, апасы була. Үз вазыйфалары өчен түләү алган опекуннарга, попечительләргә баланы тәрбияләгән өчен ай саен һәр бала исәбеннән 3 әр мең сум акча түләнә. Инвалид баланы, 3 яшькәчә сабыйны, психик яки физик тайпылышлары булган ятимне, девиант холыклы баланы караган өчен бу сумма 30 %ка, ягъни 900 сумга арта. Моннан тыш опекуннарның педагог яки медицина белемнәре булса, баланы тәрбиягә алган гаиләгә минималь хезмәт хакының 50 %ы күләмендә, ягъни ай саен 6396 сум акча каралган. Шулай ук ятим баланы тәэмин итү өчен, ай саен мәктәпкәчә яшьтәгеләргә — 9357 сум, мәктәп укучысына 10 790 сум пособие түләнә.
Шунысын да әйтергә кирәк, әгәр гаиләдә 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан да күбрәк бала икән, 6 яшькә кадәрге балаларга дару алыр өчен 142 сум субсидия, коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 30 % ташлама (закон нигезендә билгеләнгән социаль норма кысаларындагы торак мәйданыннан чыгып исәпләнә), мәктәп укучыларына һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентларына, юлда йөрү өчен, 18 яшь тулганчы 320 сум күләмендә айлык субсидия каралган. Февральдән кайбер пособиеләр суммасы артачак.
Фото: пиксабай

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 28.01.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»