|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2022 Дин
«Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларга иппотерапия үткәрде (ФОТО)ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды үсешләрендә тайпылышлар булган балаларны һәм яшүсмерләрне Казан ипподромында җыйды. Биредә алар атларга утырып йөрделәр. «Зәкят» хәйрия фонды мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең ипподромга барып җитүен алдан кайгыртты – аларны бирегә күтәрткеч белән җиһазландырылган махсус транспортта алып килделәр. Бәйрәмдә катнашучылар өчен Казан ипподромы музее һәм ат абзары буйлап экскурсия оештырылды, алар атларны сыйпап карады һәм кулдан ашатты. «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен атларга утырып йөрү иң дулкынландыргыч мизгелләр булды. Иппотерапия мөмкинлекләре чикле кешеләрнең физик һәм психик халәтен яхшыртуга ярдәм итә.
--- |
Иң күп укылган
|