поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.01.2022 Фаҗига

Мәләкәс фаҗигасендә гаепләнүче Тимурның әтисе: "Үз куллары белән тавык та суя алмый иде ул!" (ВИДЕО)

Атна башында Чаллы янында урнашкан Мәләкәс авылындагы канлы вакыйга бөтен республика халкын тетрәндерде. 25 яшьлек Тимур Прохоров 21 яшьлек хатыны һәм аның туганын пычак белән кадап үтерә. Соңыннан, тикшерүчеләр фикеренчә, егет үзе дә әтисенең ау мылтыгы белән атылып үлә. Керәшен, татар, рус милләте вәкилләре дус-тату яшәгән авылда моңа ышанмыйлар.

Өч көн элек кенә никахларын рәсмиләштерүне бәйрәм иткән гаиләдә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, диләр. Авыл җитәкчеләре дә, күрше-күлән дә бу ипле пар бер-берсен бик ярата иде, дип кабатлыйлар. Тимурның мондый вәхшилеккә кулы бармас иде, дип, мәрхумнең туганнарына дөреслекне торгызырга киңәш итәләр.
 
Тимурның әтисе Радик Прохоровның авылдашларының, хезмәттәшләренең, кайгы килгәч, ярдәм итүләренә, иңнәрен куюларына куңеле булган. Нинди олы йөрәкле икән Мәләкәс халкы! Тимур ике балалы гаиләдә төпчеге була. Әниләре, каты авырып, иртә дөнья куйган.
 
- Ул кайгыны улларым белән бергә күтәрдек, алар әниләрен карарга да булыштылар. Бергә өй җиткердек. Тимур өйләнеп, шунда яши башлагач, күңелем тыныч булды, – дип сөйли әти кеше. – Мин баламның андый җинаятькә барырына ышанмыйм. Ышанасызмы, үз куллары белән тавык та суя алмый иде ул! Алсуны да бик яратты. Бөерләре авыру булса да йөз чөермәде ул аннан. Кадерләп яшим, дип, тәкъдим ясады. Без бер бригадада эшләдек. Алсуның башы авыртса да, эштән сорап, кайтып китә иде.
 
«Авылдашлар да, хезмәттәшләр дә Тимурны мактыйлар иде», – ди Радик Прохоров. Ул аларга, балаларын җирләгәндә күрсәткән ярдәмнәре өчен, рәхмәт белдерә. Кешеләрнең ышанычы дөреслекне әзләргә этәрә. Яшьләрне әрәм иткән чын җинаятьчеләр табылырга тиеш, дип саный.
 
Әлегә тикшеру бара. Тик матбугатта, Тимур Прохоровны җинаятьче итеп билгеләгән беренче фаразларда, шик уяткан кайбер фактлар чыкты инде: үләр алдыннан егет үзе дә каты кыйналган булган. Ул табылган машинада кан таплары да булмаган. Радик Прохоров: «Кемнәрдер, улымны үтереп, машинага утыртып калдырган булырга тиеш. Шуларны табарга кирәк. Мондагы тикшерүчеләр генә очына чыга алмаса, Мәскәүгә мөрәжәгать итәчәкмен», – ди.
 
Чыганак: Шәһри Чаллы
Фото: соцчелтәрләр
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 27.01.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»