поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.01.2022 Криминал

Үз өендә юкка чыккан 1 яшьлек баланы мичтә яндырганнар дип шикләнәләр

Новгород өлкәсендә бер яшьлек бала югалган. Тикшерүчеләр исә, ул югалганнан соң, мунча мичендә баланыкына охшаган сөякләр табып алган. Бу хәл 24 гыйнвар көнне Новгород өлкәсенең Холм шәһәрендә була, дип яза "КП".

Баланың 34 яшьлек әнисе Кристина әйтүенчә, ул бергә яши торган ир (кызның әтисе башка төбәктә аерым яши) белән әйберләр юарга мунчага киткән. Ә бала өйдә калган. Алар кайткач, Алинә (исеме үзгәртелгән) җир йоткан кебек юкка чыккан. Олылар аны үз көчләре белән табарга тырышкан, булдыра алмагач, полициягә шалтыратканнар. Холм халкы һәм волонтерлар баланы эзләргә чыккан. Ләкин тикшерүчеләр бу вакыйга белән бәйле ниндидер сер барлыгын сизеп ала һәм пич эченнән алар бала яки көчекнекенә охшаган сөякләр таба. 
 
Кристинаның барлыгы сигез баласы бар: дүртесе мәктәптә укый, калганнары мәктәпкәчә яшьтә. Аларның җидесен узган елның декабрендә үк опека алган. Ләкин иң кечесен, Алинәне, гаиләдә калдырганнар. Һәм хәзер, кыз югалганнан соң, сорау туа: ни өчен опека аны да алмаган? 
 
Кристина элегрәк урлау өчен хөкем ителгән булган, аның гаиләсен махсус контрольдә тотканнар. Шуңа күрә социаль хезмәткәрләр өйдәге хәлләрне белеп торган.
 
"Узган елның 21 декабрендә без бу йортка килдек. Тормышлары авыр булганга, җиде баланы алып киттек, - дип сөйләгән "КП"га мәгариф бүлеге хезмәткәре Елена Рыбинкина. - Эш шунда, әнисе балаларын калдырып Мәскәүгә киткән. Ул безгә аңлатканча, Новгород өлкәсендә аңа кредит бирмәгәннәр, һәм ул башкалага киткән. Акча өйдә ремонт ясау өчен кирәк булган. Мәскәүдә дә кредит бирмәгәннәр. Ул анда булганда, җиде баланы приютка алып киттек. Әмма анда өч яшьтән кече балаларны кабул итмиләр. Әнисе кайткач, төпчек баланы аңа бирдек. Ул вакытта аның тормышына куркыныч янамый иде". Опека Кристина янына атна саен йөргән. Ул төзәлергә һәм җиде баланы өйгә алырга вәгъдә иткән.
 
Инде 28 декабрьдә үк Кристина Николаевна балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә була, аңа беркетмә төзиләр һәм кисәтү ясыйлар. Аңа утын запасын булдырырга һәм косметик ремонт ясарга кирәклеген әйтәләр. Ул боларның барысын да эшләргә вәгъдә итә һәм кредит миңа нәкъ менә мебель сатып алырга кирәк иде, ди. Опека органы әйтүенчә, балалар мәктәпкә йөргән, әмма кайвакыт дәресләргә бармый да калганнар. Балалар ач йөрмәгән, аларга әйберләр, утын белән ярдәм иткәннәр. Әни кеше эшләмәгән, балалар пособиеләре хисабына яшәгән. Бездә кызга гаиләдә начар булган дигән мәгълүмат юк, барыбыз өчен дә бу көтелмәгән хәл, дигән алар.
 
Күршеләре, балалар аларга пособие өчен генә кирәк булган, сабыйларны беркем дә карамаган, ди. Тикшерүчеләр калдыкларның төгәл кемнеке булуын ачыклар өчен экспертиза нәтиҗәсен көтә.
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 27.01.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»