|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2022 Шоу-бизнес
"Яңа татар җыры - 2" җиңгән җырларның башкаручылары билгеле булды5 март көнне “Пирамида” концертлар залында «Яңа татар җыры-2» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителәчәк. «Иң яхшы татар җыры», «Иң яхшы балалар җыры» – шушы ике номинациянең 2.300.000 сум күләмендәге премиянең хуҗалары табылачак. Әлегә бәйгедә җиңгән җырларның башкаручылар исемнәре билгеле. Алар арасында: Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Резеда Шәрәфиева, Илһам Вәлиев, Илмира Нәгыймова, Марат Яруллин, Артур Исламов, Айгөл Бариева, Азат Тимершәех, Руслан Сәйфетдинов һәм “Премьер” төркеме, Фәридә - Алсу, Рәнис Габбазов, Азат Абитов, “Казан егетләре”, Зәринә Хасаншина, Марат Галимов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Айдар һәм Алмаз Юнусовлар, Татьяна Ефремова, Рөстәм Насыйбуллин һәм башкалар.
--- |
Иң күп укылган
|