поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.01.2022 Медицина

Балалар вакцинасы кемгә ярый, ә кемгә юк?

Татарстанда балаларга коронвсируска каршы вакцина ясый башладылар. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, прививка кадату өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша участок педиатрына язылырга кирәк. Вакцина турындагы сорауларга җаваплар тәкъдим итәбез.

– Балаларга прививканы нинди вакцина белән ясыйлар? Вакцина составына нәрсәләр керә? Ул ничек тәэсир итә?
 
– Балалар өчен уйлап табылган «Спутник-М» вакцинасы – зурлар өчен билгеләнгән «Спутник V» препаратының биш тапкыр «җиңеләйтелгән» варианты. Бала организмында чиргә каршы антитәнчекләр барлыкка килсен өчен шул да җитә. Вакцинаны эшләүчеләр әйтүенчә, прививка ясаткан үсмерләрнең иммунитеты зурларныкына караганда яхшырак барлыкка килә.
 
– Ничә яшьтән башлап балаларга прививка ясатырга ярый?
 
– «Спутник М» препараты белән 12–17 яшьлек үсмерләргә прививка ясатырга мөмкин. 12–15 яшьлекләргә вакцинация уздыру өчен ата-ананың язмача рөхсәте кирәк. 15 яшьтән зуррак үсмерләр прививка ясату-ясатмау мәсьәләсен мөстәкыйль хәл итә алачак.
 
– Прививка бала организмына ничегрәк тәэсир итәргә мөмкин? Чир билгеләре күренгәндә, аны ничек дәваларга?
 
– Вакцинациядән соң беренче ике көндә тән температурасы күтәрелергә, калтыратырга, тән, буыннар сызларга, укол урыны авыртырга яки кычытырга мөмкин.  Тән температурасы 38,5 градустан югарырак күтәрелгәндә, әйтик, нурофен яки парацетамол эчәргә була. Кайбер очракларда укшыту, ашкайнату системасында көйсезлекләр барлыкка килергә, томау төшәргә, лимфа төеннәре зураерга мөмкин. Кайбер балаларда аллергия килеп чыгу ихтималы бар. Мондый очракларда табибка күренү хәерлерәк.
 
– Прививка ясатканнан соң баланы карантинга ябарга кирәкме? Аның организмы, вируска каршы  көрәшеп, көчсезләнеп калачак бит.
 
– Юк, кирәкми. Гомуми саклык чаралары күрелсә: кешеләр күпләп йөри торган урыннарга бармаса, аралашуларны киметсә, шәхси гигиена кагыйдәләрен, социаль дистанцияне сакласа, антисептик кулланса, шул җитә.
 
– Прививкадан соң мунча керергә, душта юынырга ярыймы?
 
– Укол урынына өч көн су тидермәү киңәш ителә.
 
– Вирус бала өчен ни дәрәҗәдә куркыныч? Хәзер алар ничегрәк авырый? Коронавирусның нинди штаммы балаларга күбрәк йога?
 
– Белгечләр китергән мәгълүматларга караганда, коронавирус йоктыручыларның 10 проценты – балалар. Кайбер очракларда алар чирне авыр кичерә. Ковидның дүртенче «дулкыны»нда балалар һәм үсмерләр 2–3 тапкыр ешрак һәм катырак авырый башлаган. Чирнең үзе генә түгел, нәтиҗәләре дә куркыныч.  Шикәр чиреннән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче, гәүдә авырлыгы зур булган балаларга ковид аеруча нык яный.
 
– Балаларга вакцинация кайда уздырыла?
 
– Вакцинация мәктәпләрдә һәм вакцинация пунктларында уздырылачак. Препарат минус 18 градустан югары булмаган температурада саклана. Эрегәннән соң кабат туңдыру рөхсәт ителми.
 
– Балаларга нинди очракларда прививка ясатырга ярамый? Прививка ясатыр алдыннан аларны ничек тикшерәчәкләр?
 
– Вакцинация алдыннан үсмерләрне педиатр карый: тән температурасын, кан басымын үлчи, кәефе белән кызыксына.
 
Түбәндәге очракларда балага препаратның беренче дозасын кертергә ярамый:     
   
— вакцинаның теге яки бу компонетына организм чиктән тыш сизгер булса;
— бала аллергиядән бик нык интексә;
— йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар килеп чыкса, хроник чирләре көчәйсә – савыкканнан соң 2–4 атна узгач прививка ясатырга ярый. Җиңелчә ОРВИ, ашказаны-эчәк системасында көйсезлекләр барлыкка килү очрагында – тән температурасы нормальләшкәннән соң  вакцинация узарга мөмкин;
— 12 яше тулмаган балаларга.
 
Түбәндәге очракларда балага препаратның икенче дозасын кертергә ярамый:
 
— прививканың беренче дозасын бик авыр кичергәндә (анафилактик шок, бик авыр аллергия, көзән җыеру булганда,  тән температурасы 40 градустан артып киткәндә);                                                                     — бавыр һәм бөерләрдә, калкансыман биздә  (авыр стадиядәге шикәр чире) хроник чирләре булган, кан авыруларыннан, эпилепсия һәм үзәк нерв системасындагы башка авырулардан, миокардит, эндокардит, перикардит авыруларыннан интегүчеләргә, баш миендә кан әйләнеше бозылган балаларга прививка ясауга сак карау киңәш ителә.

Прививка түбәндәге кешеләргә куркыныч булырга мөмкин:
 
— аутоиммун авырулардан интегүчеләргә (иммун системасын көчәйтүгә этәргеч бирү чирнең көчәюенә китерергә мөмкин, чире көчәя барган сырхауларга аеруча игътибарлы булырга кирәк);
— яман шештән интегүчеләргә.
 
Прививка ясату-ясатмау һәр конкрет очракта файдасы һәм куркынычы нисбәтен бәяләүдән чыгып хәл ителергә тиеш.
РИА Новости © Фото : Софья Данилкина

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.01.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»