|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2022 Җәмгыять
“Хатыныма әйтегез әле, кайтсын!”Редакциябезгә авылдашы соравы буенча бер ир-ат шалтыратты. Билгеле сәбәпләр һәм шалтыратучыларның үтенече буенча исемнәрен, районын, авылын күрсәтмибез. “Авылыбызда 83 яшьлек бабай яши. Хатыны моннан биш ел элек аны ташлап чыгып китте, - дип сөйләде безгә ир-ат. – Шул еллар эчендә әби бабай янына нибары ике тапкыр гына кайтып китте. Аның телефон номерын әйтсәк, шалтыратып сөйләшмәссез микән үзе белән? Кайтсын иде ул бабай янына...” Шулай итеп, безгә ике арада, кем әйтмешли, парламентер ролен йөкләделәр. Күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыраткач, бу хәлнең хак булуына инандык: ягымлы тавышлы әби чыннан да моннан берничә ел элек тормыш иптәшеннән читкә китеп яшәргә мәҗбүр булуы турында сөйләде. “Барысын да сөйләсәм, бер китап язарлык булыр иде, кызым, - дип башлады ул уфтанып. – Чыннан да, озак еллар ир һәм хатын булып яшәп, балалар үстереп, авылда менә дигән эшләп, хаклы ялга чыккач – олыгайгач, аерым яшибез. Никахны таркатмадык. Бабай авылда, мин шәһәр җирендә. Ике бала үстердек, алар әтиләре янына кайтып йөриләр. 38 ел хезмәт стажым бар. 40 елга тутырырга тазалыгым җитмәде – инсульт сукты. Җитмәсә, кичерелгән стресслардандыр инде, яман шеш тә ишек какты... Бик каты чирләдем. Балалар: “Әни, сиңа тынычлык кирәк. Үз көеңә яшәрсең, без дә яныңда булырбыз. Аерым яшәп кара”, - диделәр. Бабай да инсульт кичерде. Болай да авыр булган холкына, кыланышларына арытабан да чыдап яшәрлегем калмады. Шәһәр җиренә килеп, балалар ярдәме белән бер бүлмәле фатир алу бәхетенә ирештем.
Бабайны караучысыз калдырмадык. “Сиделка”сы да бар. Кызганычка каршы, ул үз тәртибенә, үз гамәлләренә, үз сүзләренә җавап бирерлек хәлдә түгел. Балалар әтиләре янына алмаш-тилмәш кайтып торалар, азык-төлеген дә, даруларын да, кием-салым да, күчтәнәчләрен дә алып кайталар. Үзем шулай теләдем.
Бабай сиксән квадрат метрлы яхшы йортта яши. Бар нәрсәсе җитеш. Ләкин! Бәхетле картлык, гомернең соңгы көннәренә кадәр бер-береңне хөрмәт итеп, кадерләп яшәү өчен бу гына җитми шул. Картайгач, тазалыклар какшаса да, бер-береңә карата игътибар, терәк булу, якты йөз, җылы сүз кирәк. Кызганычка каршы, безнең арада болар була алмады.
Гомер көзем шулай булыр дип уйладыммы соң мин? Юк, әлбәттә. Хәзер юллар аерылды инде. Мин үз тынычлыгымда, балалар белән аралашып, оныкларны карашып, бик нык какшаган тазалыгымны бераз булса да ныгытырга тырышып яшәп ятам. Башкача да була алыр иде, ләкин язмыштыр инде...”
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|