поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.12.2010 Сәясәт

Кызыклы арифметика

"Ватаным Татарстан"ның 10 ноябрь санында авыл һәм аның проблемаларына багышланган дүрт язма бирелгән. Шуларның өчесе газетаның штаттагы хәбәрчеләре тарафыннан язылган күләмле мәкаләләр, берсе – "Йомшак җәеп катыга утырту" дигән кыска гына язма өлкән кеше – газетаның укучысы Харис ага Хаҗиповныкы. Таныйк: соңгы телгә алынган язма хөкүмәтнең авыл хуҗалыгы сәясәтенә төгәл бәя биргән.

Юк, мин һич кенә дә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын да, аның хөрмәтле министрын да тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Бүген бөтен Россиядә бара торган кыргый сәясәт шартларында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кулыннан килгән бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга, бүлеп бирелгән финанс ресурсларын тулы көченә файдаланырга тырыша. Министрлар да гомуми сәясәт агымына каршы йөзә алмыйлар, ә сәясәт исә талауга, җәмгыятьнең тәненә сөлек кебек ябышкан структураларның мәнфәгатьләрен яклауга, бөтен табышны, илнең бөтен байлыгын шулар кесәсенә шудырырга җайлашкан.

 

Бүгенге Россиядә президентларның һәм хөкүмәт башлыкларының аз гына файдалы карарлары да тиз арада туктатыла, саботаж ясап аларны параличлыйлар, тормышка ашмаслык итәләр. Әйдәгез, дәлилләр белән сөйләшик. 2008 елның 12 июнендә кабул ителгән №88-Ф3 тамгалы закон турында нәрсә булса да беләсезме сез? Һич югында исемен булса да хәтерлисезме? Мин беләм һәм хәтерлим, чөнки ул вакытта бөтен пропаганда машинасы шул законның өстенлекләрен, кулланучылар өчен аның файдалы якларын сөйләп мәш килде. Шул исәптән "Ватаным"да да байтак язмалар дөнья күрде. Канунның исемен исегезгә төшерәм: "Сөткә һәм сөт продуктларына техник регламент" дип атала иде ул. Ул канун тормышка ашса, сөт дип сатыла торган суда эретелгән порошок бөтенләй башка төрле пакетка тутырылырга һәм бөтенләй башка киштәдә, бүтән бәя белән сатылырга тиеш иде. Үз-үзен хөрмәт иткән сатып алучы, әлбәттә, чын сөткә өстенлек бирәчәк, бу натураль сөт җитештерүче авылга аз булса да файда китерәчәк иде. Ягез, кайсыгыз чын сөт белән ясалма сөтне аерып бирә торган пакетларны күргәнегез бар?

 

Россиянең пропаганда машинасы ил хөкүмәтенең авылга күрсәткән яхшылыклары турында күп сөйли. Авылга ярдәм дип атала торган акчаларның нәрсәгә тотылганын "Ватаным"да күптән түгел генә Камил Сәгъдәтшин язып чыкты: банк кредитларының процентларын каплауга да җитми, диде. Бу очракта инде ярдәм авыл хуҗалыгына түгел, ә банкларга булып чыга. Гадәттә авылны "кара тишек" дип язарга яраталар, ягъни күпме генә акча тыксаң да файдасыз, барыбер үсеш тә, нәтиҗә дә булмаячак. Тик авылның чынлыкта бер тиенлек тә ярдәм алганы юк! Ул бары тик талана гына һәм рәхимсез рәвештә талана.

 

Әйтерләр: әле генә һәр сыерга дүрт мең сумнан артык ярдәм бирелде һәм башка төрле субсидияләр, льготалы кредитлар бар, дип. Әйдәгез, бер сыеры, бер бозавы булган иң гадәти авыл кешесен алабыз да аңа күпме ярдәм күрсәтелгәнен һәм ул күпмегә таланганын исәпләп карыйбыз. Бик гади арифметик исәп таләп ителә монда. Мин быелгы печән, фуражлык ашлык бәяләрен санап тормыйм. Болар авыл кешесенең үз проблемасы булсын ди. Ул быел сигез центнерга якын ашлыкны хөкүмәт ярдәме итеп бушка алды. Объективрак булсын өчен ашлыкның базар бәясен куябыз да, бу ярдәмне 5600 сумга тиңләштерәбез, хөкүмәтнең 4 меңнән аз гына артык акчасы 5600 сумга әйләнсен. Хәзер инде сөтнең сатып алу бәясенә килик. Шәхси хуҗалыклар өчен ул соңгы ике айда 13 сум, аңарчы күпкә түбән иде.

 

Авыл кибетендә майсызландырылган сөтнең литры 32 сум 50 тиен тирәсе тора. Кибеттәге сөтнең бәясе авыл кешесе саткан сөткә караганда 19 сум 50 тиенгә кыйбатрак булып чыга, ягъни эшкәртүче һәм сатучыга һәр литр сөттән шуның кадәр сумма кала. Бәяләр чагыштырмасындагы гаделсезлек монда күзгә төртеп үк кереп тора. Чыгымнарның иң зур өлеше, әлбәттә, җитештерүчегә туры килә, эшкәртеп сатучыга түгел. Моны хәтта исбатлап та торасы юк. Бу – аксиома. Бигрәк тә быелгы терлек азыгы бәяләре күккә ашкан елда авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәте берничә тапкыр артканын инде телгә дә алып тормыйк. Дөрес, сөт эшкәртүче монополистның менеджерлары үз холдингларының рентабельле эшли алмавыннан зарланалар. Тик монда рентабельлелекне күтәрүнең юлы башка, минемчә. Сөт бәяләрен күтәрмичә, холдингның җитәкчелеген һәм белгечләрен алыштырырга кирәк. Үз эшен башкара белә торган менеджерлар булса, без сөтнең сатып алу бәясе 20-22 сум, ә кибеттән сату бәясенең утыз сумнар тирәсендә булуын һәм эшкәртүчеләрнең дә рентабельлелеге ярыйсы ук югары булуын күрер идек. Әгәр дә ил җитәкчелегендә сәяси ихтыяр булып, бәяләрнең шундыйрак пропорциясен тәэмин итә алса, бюджеттан бер тиен тотмаган килеш тә ил икътисады акрын гына тауга таба күтәрелеш алыр иде. Юнь генә бер сыер елга 4000 мең литр сөт бирә дип исәпләсәк, бәяләрнең гадел булмаган пропорциясе нәтиҗәсендә һәр сыердан югалту 28-30 меңнәр тирәсе килеп чыга. Чагыштырыйк: биш меңлек ярдәм һәм утыз меңлек талану.

 

Россия икътисады (авыл хуҗалыгы гына түгел) кызу темплар белән үссен дисәк, бюджетның берникадәр акчасын авылда продукция җитештерүчеләр өчен субсидия итеп тә куллану кирәк булыр иде. Россия бюджетындагы гигант суммалар моңа мөмкинлек бирә. Әйдәгез, тагын аз гына арифметика белән шөгыльләнеп алабыз. 2009 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә 43 миллиард сум ярдәм күрсәтелгән (ярдәм дип гадәттә кредитны атыйлар, һәм ахыр чиктә ул барыбер талауга әйләнеп кала). Бу акчаларның азмы-күпме икәнен белү өчен аны башка саннар белән чагыштырып карыйк. Мин бу юлларны язып утырганда, телевизордан ил башкаласының сәламәтлек саклау тармагын үстерү өчен 240 миллиард сум акча кирәк булачагын игълан иттеләр. Игълан иткәннәр икән, димәк, табачаклар, бүлеп тә бирәчәкләр һәм гадәттәгечә әлеге сумманың байтак өлешен урлап та бетерәчәкләр.

 

Әйдәгез тагын да кызыклырак арифметика белән шөгыльләнәбез. 2010 елда урыс армиясе өчен яңа хәрби техника сатып алырга – 380 миллиард, 2011 елда – 460 миллиард, ә 2013 елда 980 миллиард сум акча тоту планлаштырыла. Дөнья бүген өченче глобаль сугыш алдында тора һәм хәрби куәтләрне үстерү өчен акчаларның үсә бару тәртибендә бү­ленүе гаҗәпләндерми. Гаҗәбе шунда: оппозицион аналитикларның белдерүенчә, бу акчаларның якынча 80 проценты откатлар рәвешендә идарәче бюрократия кесәсенә кереп урнаша. Эш шуңа барып җитә ки, оборона предприятиеләре откатлар түләгәннән соң кала торган акча хәрби техниканың үзкыйммәтен капларга да җитми, шул сәбәпле хәрби-промышленность комплексы җитәкчелеге Россия армиясе өчен корал сатудан баш тартырга мәҗбүр була. Ышаныргамы моңа, юкмы? Риторик сорау бу, ягъни җавап таләп итми. Фактлар чөнки моны раслый һәм ничек кенә раслый әле. Әле генә ил президенты дәүләт заказлары өчен бүленеп бирелгән 5 триллион сум акчаның 1 триллионы урланганы турында нәфрәтләнеп игълан итте. Моңа мин дә нәфрәтләнәм һәм президент та нәфрәтләнә һәм икебезнең дә гамәлләребез шуннан ары китми. Минеке аңлашыла инде, мин талаучыларга каршы һау дип тә әйтә алмыйм, әйтсәм дә ишетмәячәкләр. Президентның вәкаләтләре минекеннән артык булмавы сәер.

 

Авыл хуҗалыгына бүленеп бирелгән 40-50 миллиард сумлык кредит һәм субсидияләрнең азмы-күпме икәнлеген шуннан чамалагыз инде. Боларның да бер өлеше тармакның үз җитәкчелеге тарафыннан урлана, ярый, йомшаграк итеп әйтик инде, максатчан файдаланылмый. Калган акчалар бары тик Потемкин авыллары төзүгә генә җитә. Урыслар моны показуха дип атый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы ихтыяри-мәҗбүри рәвештә шуның белән шөгыльләнә. Сүз уңаеннан әйтик: моны пропагандалау өчен үткәрелә торган семинарлар җилкәгә шактый авыр йөк булып төшә һәм ахыр чиктә авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәтенә кушыла.

 

Инде хәзер хыялланып алыйк. Ил бюджетын имүче бюрократиянең аз гына намусы уянып, үз мәнфәгатьләреннән тыш ил мәнфәгатьләре дә бар икәнен искә төшерде дип уйлыйк. Шуннан ул үзенә түләнә торган чамасыз зур хезмәт хакларының, контора чыгымнарының һәм башкалар, һәм башкаларның болай да инде күп икәнлеген, боларны файдаланып бетерү өчен бер кеше гомере генә җитмәячәген аңлаячак һәм откатлардан баш тартачак. Ришвәтләр һәм сатылу белән иркәләнеп беткән парламент лоббилары хәзерге вакытта откатлар булып тәгәри торган финанс ресурсларының чиреген авыл җи­тештерүчеләренә турыдан-туры бүлеп бирергә дигән карар кабул итәчәк һәм ул акча теге сигез центнер ашлык кебек авыл кешесенә барып җитәчәк дип уйлыйк. (Ә бит уйласалар эшли алалар, ашлык белән компенсация ясаганда бөгештерүләр күләме минималь булды, 2-3 проценттан артмагандыр ихтимал). Авыл башта акчага тончыгу эффекты кичерәчәк, акча максатчан һәм гадел бирелсә, төзи, авыл хуҗалыгы техникасы сатып ала, чәчә һәм терлек үрчетә башлаячак. Нәтиҗәдә Камаз кебек предприятиеләрнең продукциясенә чират барлыкка киләчәк, яңа җитештерү куәтләре төзергә, тракторлар һәм комбайннар җитештерүне җайга салырга, кирпеч һәм цемент заводларын тулы куәтенә эшләтергә туры киләчәк. Моның өчен откатларга түгелгән акчаның калган өлешен шул өлкәләргә юнәлтергә туры киләчәк. Мәшәкать өстенә мәшәкать бит инде бу. Чит илдән сатып алына торган 40 миллиард долларлык агулы азык-төлек ташкынын туктатырга, янкилар белән конфликт­ларга кереп бетәргә, Россия өчен үтә зыянлы булган Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО) керүдән баш тартырга туры киләчәк. Дипломатларга һәм хәрбиләргә тиргә батып эшләргә, Россиянең дә кояш астында үз мәнфәгатьләре, үз халкы бар икәнен исбатларга туры киләчәк. Монда инде фәнгә һәм мәгарифкә дә акча бүлеп бирми калып булмый. Ә менә эшсезлек өчен түләнә торган пособиеләр күләме нык кимеячәк, ил бюджетына ташкын булып салымнар агылачак. Бу, билгеле, фәнни булмаган фантастика. Капиталистик мөнәсәбәтләрдә намус дигән төшенчәгә урын юк, аның урынын бетмәс-төкәнмәс нәфес дигән әйбер тутырып бетергән. Моны барыбыз да аңлый. Монда язылганнар барысы да бит инде ике икең – дүрт кебек гади нәрсәләр. Шуңа күрә Риман абый Гыйлемханов та: "Мин бу сәясәтнең "тел төбен" аңлатып эчкә керәсем килми, чөнки кире чыгу җиңел булмас кебек", – дип яза. Мәсьәләнең эченә керсә чыга алмаячагын аңлаган ил президенты да тәкәббер-горур кыяфәт белән камералар алдында басып торудан һәм илнең төп пропагандисты ролен үтәүдән ары китә алмый. Инде соңгы сүз итеп Тукайның юлларын терким: "Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?"


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 247-248 | 10.12.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»