|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2022 Спорт
Алинә Заһитова токмачлы аш ашап, татарча җырлады (ВИДЕО)Хәзер Мәскәүдә яшәүче фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова кече ватаны Ижауга әби-бабасы янына кунакка кайткан. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, әбисе Наҗия Фаат кызы 2015 елда Алинә белән Мәскәүгә күчеп килә һәм аны Этери Тутберидзе төркеменә шугалакка йөртә башлый. Тренер сүзләренә караганда, ул Алинәнең бер генә тренировкасын да калдырмаган. Шуңа да тренеры да, Алинә дә Наҗия апага бик рәхмәтлеләр.
Кадрларда Алинә токмачлы аш ашавы, ә аннары туганнары белән баянга кушылып "Сарманай"ны җырлавы күренә.
"Бабыкамның гармунда уйнаганын, әбиемнең кушылып җырлаганын үлеп яратам", - ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|