поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.01.2022 Тарих

Зыя Ярмәкинең нәсел башы Казан артындагы Сасна авылына барып тоташа

Үткән гасыр ахырында Татарстанда "Габдулла Тукай" энциклопедик сүзлек-белешмәсе төзелә һәм басмага тапшырыла. Сүзлек төзү буенча төркем җитәкчесе булган әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Рәмиев якташ-шагыйребез Зыя Ярмәки иҗаты белән таныша һәм 1997 елда «Зыя Ярмәки - Тукай замандашы, Тукай «иркәсе» дип аталган язма бастырып чыгара.

Бу мәкаләне укучыларыбыз игътибарына Зыя Ярмәки иҗатын өйрәнүче һәм саклаучы Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла Мөхәммәткәрим тәкъдим итте.
 
1912 елгы бер шигырендә Зыя Ярмәки болай дип язган иде:
 
Кер вә таплардан агардым мин хәзер
 
бер кош кеби,
 
Ялтырарга уйлыймын күктә матур
 
йолдыз кеби;
 
Күп авырлыкларга, әнкәй, түзде
 
бәбкәң җилкәсе –
 
Шул ачы яшьләр, әни, итте Тукай
 
иркәсе.
 
Егерменче гасыр башы әдәби мирасын, аеруча җәүһәргә тиң әсәрләрен татар җәмәгатьчелегенә, әдәбият сөючеләргә кайтару буенча башкарылган эш-гамәлләр, бер караганда, шактый гына булып күренә. Тик шулай да бу дәвернең шигъри хәзинәсе инде тулысынча барланган, объектив бәясен алган дияргә иртә әле. Йөздән артык шагыйребезнең, чын шигырь язучыларыбызның каләменнән чыккан тезмә әсәрләр әдәбиятчы галимнәребезнең игътибарыннан читтә кала килә, укучыларга җиткерелми.
 
Зыя Ярмәки әдәби мирасы да шундыйрак язмышка очраган әдипләребездән. Заманында (1966 елда), бик күптән дисәк тә ярый, Абдулла Гомәрев тарафыннан төзелеп, профессор Мөхәммәт Гайнуллинның кереш сүзе һәм аның ук мөхәррирлегендә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Ак каен» исемле китабы 61 шигырьне эченә ала. Боларның да кырыгы гына 1917 елга тикле язылганнардан. Йөз еллык юбилеена да яңартылган басмасы чыгарылмады. 110 еллык юбилее да тын гына үтеп китте. Әдәбият тарихчылары да Зыя Ярмәкинең иҗат юлын махсус алып тикшерергә ашыкмыйлар әле.
 
Егерменче гасыр башы татар лирик поэзиясенең күләмле җыентыгын (аны антология дияргә дә ярыйдыр кебек) төзүче буларак, ошбу юллар авторына күпләгән татар шагыйрьләре әсәрләре арасында Зыя Ярмәкинекеләре белән дә танышырга, азмы-күпме тормыш һәм иҗат юлын өйрәнергә туры килгән иде.
 
Әхмәтзыя - әдипнең метрика дәфтәрендә теркәлгән исеме шундый. Туу (1887 ел, 21 гыйнвар) урыны - Самара губернасының Богырыслан өязендәге Иске Ярмәк исемле татар авылы (хәзер Самара өлкәсенең Камышлы районына керә). Бу гүзәл табигатьле төбәк татар әдәбиятына Халикъ Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим кебек күренекле әдипләрне бирде, Габделҗәббар Кандалый һәм Хәдичә Сөнгатьзадә (Шаммасова) дә элеккеге Самара губернасыннан бит.
 
Иске Ярмәк, шагыйрь үзе дә язуынча, табигатьнең гаять матур, әкияти почмагына урнашкан: өч яклап Сок елгасы белән уратып алынган, ә бер тарафта - урманлы Юкәле тау. Иртә-кичләрен сайрап, «чыр-р иттереп җанга җайлы тавыш салган» сандугачлары дисеңме, Сок суында балык тотулар, сулышлар капканчы коену-йөзүләр, «су өстеннән җәйпәк таш атулар», авылның Сабантуйлары, атлар саклап болынында кунулар дисеңме - болар барысы да Зыя Ярмәкинең хис дөньясын табигатькә бик тә якынайткан, аны табигать җырчысы, табигать матурлыгына сизгер иҗатчы итеп тәрбияләгән. Атаклы шагыйребез Сәйфи Кудаш юкка гына аны «матурлык җырчысы» дип атамады ләбаса.
 
Зыя Ярмәкинең нәсел башы Казан артындагы Сасна авылына (хәзерге Балтач районында) барып тоташа. XVIII гасырда булса кирәк, чукындыру афәтеннән качып, бу авылның Габделҗәлил атлы татары, өч ир баласын ияртеп, Иске Ярмәк тирәсенә килеп чыга. Балаларының берсе — Габделнасыйры, үсеп җитеп, бераздан бу авылның имамы булып хезмәт итә башлый. Анысының улы — Галәветдиннән туган Шәйхетдин — Зыя Ярмәкинең (фамилиясе - Насыйров) әтисе була да инде. Шәйхетдин дә озак еллар буе авыл имамы вазифасын башкарган. Әхмәтзыя исә - аның ишле - сигез балалы гаиләсендә алтынчы бала.
 
Әхмәтзыя, башта үз авылларының мәхәллә мәктәбендә сабак ала, аны тәмамлагач, заманасында әтисе, соңрак агалары да укыган Чистай мәдрәсәсенә озаталар. Яңа башланып киткән XX гасыр җилләре үзгәрешләр, реформалар, инкыйлаби күтәрелешләр ягына исә. Шәкерт халкы да, уянып, мәдрәсәләрдә яңа заманга яраклырак итеп укытуны таләп итә башлый. Чистай мәдрәсәсеннән мондый хәрәкәткә кушылган алты шәкертне куып та чыгаралар. Зыя Ярмәки шуларның берсе була. Туган ягына кайтырга мәҗбүр булып, ул ике ел якындагы Камышлы авылында балалар укыту белән шөгыльләнә. Чистайда алган белеме белән канәгатьләнмәгән Зыя Уфа шәһәренә юнәлә. Ә монда Зыя Камали җитәкләгән, дан-шөһрәте шактый еракларга таралган «Галия» мәдрәсәсе эшләп ята. Ул өйдән, гаиләсеннән бернинди дә ярдәм алмыйча укый, җәйләрен, башка аңлы татар шәкертләре кебек, казакъ арасына чыгып, балаларга сабак бирә, билгеле ки, кышлык сәрмая туплый.
 
Зыя Ярмәки лирик шагыйрь булып 1912 - 1913 елларда таныла. Эстәрлетамак, Уфа һәм Оренбург шәһәрләре татар матбагаларында аның дүрт китабы - «Күрсәтәм», «Тойгыларым», «Яшьлек дәртләре», «Әдәбият гөлләре» басыла. «Шура», «Вакыт», «Тормыш», «Аң» кебек газета һәм журнал битләрендә дә чыгыш ясый. Әсәрләре Галимҗан Ибраһимов, Мөхетдин Корбангалиевләр төзегән уку китапларында, төрле дәреслекләрдә дә урын ала.
 
Зыя Ярмәки шигърияткә килеп кергән чор - 1905 - 1907 елларда өстен чыккан публицистик ялкын, риторик пафос инде сизелерлек кимеп барган, кешенең, шәхеснең катлаулы рухи дөньясын, хис-кичерешләрен сурәтләүгә игътибар шактый дәрәҗәдә арта төшкән замана. Аның әсәрләрендә дә радикальлек - иҗтимагый гаделсезлекләргә нәфрәтләнеп, үтә бер кискенлек белән каршы чыгу, байлык һәм ярлылыкны антитеза рәвешендә сурәтләү күзгә бәрелеп тормый. Әмма бу сүзебездән яшь шагыйрь тирә-юньдәге хәлләргә битараф булган икән дип аңлашылмасын. «Теләнче», «Замана голәмаларына», «Ялганлыйлар» кебек шигырьләрендә таш күңелләргә, «милләтеннән мал җыеп корсакны» тутыручыларга карата Зыя Ярмәкинең нинди позициядә торуы, демократлыгы, гади халыкны яклавы ачык гәүдәләнгән. Шагыйрьнең мондый шигырьләре, әйтергә кирәк, бүгенге заманга да аваздаш. Шагыйрь чынбарлыкны, мохитны романтикларча, идеал яктылыгына куеп карый, лирик геройларның рухи дөньясын дулкынландырган саф хисләрне, теләк-омтылышларны җырлап чыга.
 
Зыя Ярмәки иҗатында, профессор Мөхәммәт Гайнуллин язганча, сөю-мәхәббәт лирикасы да зур урын алып тора. «Яшьлек дәртләре» дигән китабы исә бөтенләе белән интим хисләрне чагылдырган әсәрләрдән гыйбарәт.
 
Октябрьдән соңгы матбугатта Зыя Ярмәкинең исеме бөтенләй диярлек күренми. Болганчык чынбарлыкта үз-үзен табалмыйча тынып калганмы ул, әллә моңа башка бер җитди сәбәп булганмы? Истәлекләреннән күренгәнчә, Октябрьгә кадәр беркадәр вакыт, әтисе Шәйхетдин муллалыгын ташлагач, ул үз авылларында мулла булып тора. Һәм бу нәрсә бераздан аңа зур комачаулык ясый: яңа хакимият ияләренең басымы астында аңа матбугатта юл бикләнә, мәҗбүри рәвештә диярлек иҗаттан читләштерелә. 1918 елда Богырыслан укытучылар хәзерләү курсларында укытучы булып эшли, чехлар килгәч, качып ятарга да мәҗбүр була. Зыя Ярмәкинең 1931 ел сентябреннән соңгы гомере Үзбәкстан Республикасы белән бәйләнгән (Н.Думави, З.Бәшири, З.Сәгыйдә, Г.Сәгъдиләрне дә сыендыралар үзбәкләр, тугандаш халыклар, рәхмәт аларга!). 1935 елдан 1953 елгача, пенсиягә чыкканчы, ул Фәрганә өлкәсенең Ташлык район советында җаваплы секретарь һәм бүлек мөдире булып эшләгән.
 
Матбугатта чыгыш ясау мөмкинлеге чикле булуга карамастан, үткән гасырның 20 - 30 елларында да, соңрак та иҗатка омтылган Зыя Ярмәки, 1924 елда “Авыл күренешләре” дигән поэма язып, аны Мәскәүдәге СССР халыклары Үзәк нәшриятына җибәреп тә карый, ләкин кулъязма кире әйләнеп кайта. Шул ук чорда - “Тормыш сызыклары”, ә 1949 елда “Ай кызы Зөһрә” поэмалары иҗат ителә, 1947 елдан соң шактый гына лирик шигырьләр дә языла.
 
Күп гасырлык әдәби-мәдәни мирасыбызны барлаганда, Зыя Ярмәки иҗаты да игътибардан читтә торып калмасын иде.
 
(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмәсенә материаллар. - Казан: ТаРИХ, 2004. - 111 б.)
 
Мәүлид төнендә
 
(Балалар өчен “Мәүлид хатирәләре” исемле җыентыктан алынды,
 
җыючысы - Шакирҗан Сәгыйди,
 
Хөсәен Хөсәенов китапханәсе,
 
Ырынбург 1912 ел)
 
Кышкы төн, тынлык, суык, тик
 
ярты ай
 
Ак көмеш төсле нурын шәп чәчрәтә,
 
Җир йөзе бар җиһанга йомшак
 
йәм белә
 
Елмаеп, белмим нидер зарыгып көтә.
 
Уйга чумган: киң басу, урман, ялан,
 
Җилбәзәк тезгән агачлар йәм коча,
 
Кайда йәш көмеш бөртекләре,
 
Ай нуры берлә уйный тулып оча.
 
Тезелешеп киң күктә йолдызлар ята,
 
Хак көче ачкан караңгылык
 
пәрдәсен
 
Күк ишекләре ачылган барсы да.
 
Хак кабул итсен ятимләрнең
 
яшен,
 
Дөньяда калсын диеп чынлык кына.
 
Бер Ходайның “Кәгбә”сен пакь көч коча,
 
Бер дә шиксез изге җанлар, аңлагыз
 
“Мәккә” өстендә бөтен ак нур оча.
 
Күз салсаң, сиңа бер “сер” сөйли
 
Бар мөселман шатлыгы “Мәүлид”
 
төне.
 
Пәйгамбәр туды
 
Җир йөзенә ай калыккан, нур чәчелгән
 
көн бүген,
 
Мәңге бәхет тәхетенә юллар
 
ачылган көн бүген!
 
Дөньяда вәхшәт вә золмәтләр
 
бетеп, хаклык килеп,
 
Барча батыл тетрәгән, потлар
 
егылган көн бүген!
 
Җирләр, урманнар, болыннар гөр килә
 
шатлык белән,
 
Сайрый кошлар, сандугачлар яудыра
 
тәсбих бүген!
 
Якты кояш җир йөзенә сиптереп
 
куйган нурын,
 
“Тугъды хаклык, килде шатлык”ны
 
сөйли һәркем бүген!
 
Безгә бәйрәм, безгә шатлык,
 
безгә нур килде бүген!
 
Безгә гыйлем, безгә хаклык,
 
безгә нам тугъды бүген!
 
Яшәсен ул гали зат намы тәмам
 
шәүкәт белән,
 
Яшәсен ислам, мөселманнар тәмам
 
гыйззәт белән!
 
Су керергә
 
Көн кызу, су керергә, су керергә!
 
Кычкырып балалар чабалар,
 
Йөзәләр, уйныйлар, су сибешеп,
 
Тирәндин таш чумып алалар.
 
Җитезләр, иртәрәк чыгып судан,
 
Киенгән, утырган, җайланган.
 
Бер ялкавы шунда да соңга калган,
 
Көләләр... – ыштаны бәйләнгән.
 
Чыгарга ирек бирми бер усалы,
 
Коенгач килә дә су майлый,
 
Башкалар киенгән,
 
җылынганлар,
 
Моңарга су эче уңаймы?
 
Тагын да барсы да тезелешеп,
 
Комлыкта кызынып яталар,
 
Кайсылар, су өстен
 
салмаклатып,
 
Ярышып җәйпәк таш аталар.
 
Җәй көне кызулар шулай үтә
 
Өендә, кызыкта сафада.
 
Балалар суга агып китмәсен диеп,
 
Аналар җәй буе хафада...
 
Рәсемдәге балага
 
Әйдә, иркәм, атланып чап, алдагы
 
“ак юл” белән,
 
Ак бәхеткә илтүче, керсез, таза пакь
 
юл белән;
 
Күзләрең чагылмасын иркәм мәгариф
 
нурына.
 
Атла тизрәк, әйдә иркәм шул таза,
 
пакь юл белән,
 
Чыкма шул юлдан, бала, бәхетең
 
кояшы, шул кояш,
 
Шул кояш нур бирмәсә, нур бирми
 
безгә кояш...
 
Зыя ЯРМӘКИ.

---
Бердәмлек
№ --- | 25.01.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»