|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2022 Фаҗига
Мәләкәс фаҗигасе. Халык ире хатынын үтерүгә ышанмый: икесен бергә җирләгәннәрТукай районының Мәләкәс авылында 21 яшьлек хатынны һәм аның 25 яшьлек ирен җирләделәр. Бу хакта агентлык хәбәрчесе хәбәр итә. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә кич Чаллыда яшәүче 25 яшьлек ир-ат хатынын һәм аның сеңлесен үтергән. Соңрак ир-атны Алабуга районында тапканнар, ул үз-үзенә кул салган булган.
Агентлык хәбәрчесе мәгълүматлары буенча, кызлар белән хушлашу мәрасиме мөселман гореф-гадәтләре буенча оештырылган. Аларны озатырга халык күп җыелган.
Ирне хатыны белән бер кабердә җирләделәр. Авыл халкы ирнең хатынын үтерүенә ышанмый.
Хатынның сеңлесен Ижауда җирлиләр.
--- |
Иң күп укылган
|