|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2022 Шоу-бизнес
Җырчы Максимга яңа үпкә таләп ителүе бар
38 яшьлек җырчы Максим июнь аенда коронавирус белән каты авырган иде. Ул озак вакыт хастаханәдә ятты. Табиблар аны теге дөньядан диярлек тартып чыгарды. Хәзер җырчы реабилитация уза, акрынлап рәткә килә. Әмма аның сәхнәгә кайтуы хакында сүз булырга мөмкин түгел. Ул күбрәк вакытын гаиләсе, баласы белән уздыра.
"Комсомолка" язуы буенча, табиблар Максимга үпкәләр трансплантациясе ясарга киңәш иткән.
"Аның үпкә тукымалары бик аз күләмдә калган. Күп өлеше һава ала алмый. Табиблар аңа үпкә күчереп утыртырга киңәш итә, чөнки таркалган тукымаларны инде торгызып булмый",- дигән җырчының танышлары "Комсомолка"га.
--- |
Иң күп укылган
|