|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2022 Бәйге
«Cәйлән» фестиваленең 4 сезоны игълан ителдеПроектның төп максаты - татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Ел саен фестивальдә меңләгән бала катнаша, ә җиңүчеләр исә танылган артистлар белән зур сәхнәдә чыгыш ясый! Сез дә мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Проектның яңа сезонында катнашыр өчен җырны яздырып, анкетаны тутырып, аны seilen@shayantv.ru адресына юлларга кирәк. Гаризалар 2022 елның 3 июленә кадәр кабул ителә. Катнашучы гаризасын «ШАЯН ТВ» сайтыннан табып була.
--- |
Иң күп укылган
|