поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.01.2022 Медицина

Вакцина: уйдырма һәм чынбарлык

Пандемиянең һәркемгә кагыласына берәүнең дә шиге калмагандыр, дияр идең, тик… Әлегәчә коронавирус инфекциясе таралуын туктатуның бердәнбер юлы вакцина икәненә ышанмаучылар шактый. Кибәктән – бөртекне, ягъни уйдырмадан чынбарлыкны аерыр чак. Иң еш очрый торганнарына аңлатмалар тупладык.

Күпләр: «Бәлки, авырып алу һәм табигый иммунитет булдыру ясалма вакцина биргән иммунитеттан яхшырактыр», – дип уйлый.
 
Чын сугыш кырында калганчы, өйрәнүләрдә катнашу күпкә отышлырак түгелме? Вакцина ясату очрагында да шулай. Прививка иммун системасын вирус белән көрәшергә өйрәтә. Шуңа күрә иммун системасы коронавирус белән очрашканда үзен башкачарак тотачак. Ягъни ул инде вируска каршы торырга өйрәтелгән булачак. Прививка кадаткан кешеләрнең дә берничә проценты авырып китәргә мөмкин. Тик аларның чирне авыр кичерү ихтималы бермә-бер кимрәк.
 
Эпидемия вакытында вакцина ясатырга ярамый, диләр.
Киресенчә. Аерым кеше өчен эпидемия нәрсә ул? Бу чир йоктыру ихтималының гаять зур булуы. Шуңа да эпидемия вакытында вакцина ясату әһәмиятле дә. Эпидемия бетә икән, прививка кадату да кирәкмәс, чөнки чир йоктыру ихтималы ул кадәр зур булмаячак. Гади арифметика: күбрәк кешеләр вакцина ясаткан саен, эпидемия тәмамлану ихтималы да зуррак һәм үлүчеләр саны да азрак булачак.
 
«Мин авырмаячакмын, моңа кадәр иммунитетым яхшы иде, хәзер дә сынатмас».
Мондый чорда «яхшы иммунитет» дигән сүзнең мәгънәсе бермә-бер кими. Кеше организмы аерым бер вирус белән очрашмаган килеш, аңа карата антитәнчек тә, иммунитет та барлыкка китерми. Вакцина ясаткач яисә чир кичергәннән соң, организмның теге яисә бу авыруга карата (бу очракта – COVID-19) каршы торучанлыгы үсәчәк.
 
Вирус үзгәреш кичереп тора. Хәзерге вакциналар гына ярдәм итәрме?
Бу мәсьәләне бөтен дөньядагы белгечләр һәрдаим өйрәнә. Әгәр дә теге яисә бу вакцинаның чиргә каршы торучанлыгы начар булу ачыкланса, вакцина составын үзгәртергә мөмкин булачак.  Прививка кадату һәм шул рәвешле вирусның таралуын киметүгә бәйле чараларны дәвам иттерү мөһим. Болар барысы да вирусның мутациясен киметергә булыша.
 
Коронавирус белән икенче, өченче тапкыр да авырыйлар.
Хәзерге вакытта илдә коронавирус белән кабат авыру ешлыгы 1 проценттан артмый. Типоспецифик (ягъни аерым бер авырудан саклый торган) иммунитетка бәйле бу. Әйтик, без бит үз гомеребездә грипп белән бер генә тапкыр чирләмибез.
 
Авырганнан соң, гибрид иммунитет булдырырга кирәк, дип киңәш итә белгечләр. Ягъни табигый иммунитетка вакцинадан соң барлыкка килгәне өстәлергә тиеш. Организмда төрле антитәнчекләр булачак.
 
Алты ай саен яңадан вакцина ясату (ревакцинация) кирәкми. Барлыкка килгән иммунитет та җитә.
Пандемиянең кискен фазасында, ягъни авыручылар һәм чирдән үлүчеләр саны да күп булганда, без иммунитетны һәр ярты ел саен көчәйтеп торырга тиеш. Беренче мәртәбә вакцина ясатканнан соң ярты ел узгач, антитәнчекләр дәрәҗәсе түбәнәя башлый, шулай булгач, тагын бер вакцина алып, антитәнчекләр күләмен куәтләп тору мөһим.
 
Илдә күмәк иммунитет дәрәҗәсе тиешле дәрәҗәдә булгач, прививка 12 айга бер тапкыр кадый торганга әйләнәчәк. Ревакцинация өчен антитәнчекләргә анализ биреп тору кирәкми. Вакциналарның инструкцияләрендә антитәнчекләрнең теләсә нинди дәрәҗәсе ревакцинациягә каршы килми диелгән. Антитәнчекләр күләме югары булганда да вакцина ясатырга мөмкин.
 
Марина Патяшина, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы:
 
– Былтыр вакцинациягә бәйле мәгълүмат кырында шактый катлаулы вазгыять килеп туды. Социаль челтәрләрдә антиваксерлар оештырган төркемнәргә каршы торырга туры килде. Бернигә дә карамастан, төрле мәгълүмат мәйданчыкларыннан халыкка һәрдаим сөйләп тордык, аңлаттык, өлкән буын вәкилләрен вакцина ясатырга үгетләдек. Хезмәт коллективларында да махсус аңлатулар алып бардык, 863 семинар үткәрдек. Республикада күрелгән барлык чаралар да дөрес иде. Алар эпидемиологик вазгыятьне кулдан ычкындырмаска һәм хәлнең тиз арада тотрыклануына ирешергә мөмкинлек бирде. Шул рәвешле барлык оешма-предприятиеләр дә үз эшләрен дәвам иттерде, читтән торып уку, эшләүгә күчмәдек.
 
2021 ЕЛДА COVID-19 – САННАРДА
 
– коронавирус белән авыручылар саны, 2020 ел белән чагыштырганда, 2 тапкыр күбрәк булган;
 
– чирне катлаулы формада кичерүчеләр саны 22 процентка арткан;
 
– 18 яшькә кадәрге балалар арасында авырулар саны 2,9 тапкыр арткан;
 
– гаилә эчендә чир йоктыру очраклары 36 процентка арткан;
 
– коронавируска каршы тору чараларын тиешенчә үтәмәгән өчен төзелгән беркетмәләр саны 2 тапкыр арткан;
 
– 2021 елда оешма-предприятиеләр эшчәнлегенә 19 млн сум штраф салынган. Бу 2020 елга караганда 8 млн сумга күбрәк;
 
– республика буенча йогышлы авырулар өчен вакытлыча ачылган 62 госпитальдә 17 меңләп медицина хезмәткәре эшләгән. Аларга 700ләп ординатор, шулай ук 1,5 меңләп көллият һәм училище студенты ярдәм иткән;
 
– 2021 ел азагында республикада күмәк иммунитет дәрәҗәсе 75 процентка җитте. Өлкән яшьтәге кешеләр категориясендә ул 66 процент кына.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.01.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»