поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.01.2022 Җәмгыять

“Могҗизалар кыры”нда йөреп кайттым!

Беренче каналда «Могҗизалар кыры»н яратып караучылар күргәннәрдер, 10 декабрьдә эфирга чыккан тапшыруда өченче төркем уенчылар арасында Буадан Рауза апа Җәмалетдинова да бар иде. Без аңардан ул «кырга» ничек барып чыгуы, ниләр күреп кайтуы турында сораштык.

– Мин “Могҗизалар кыры”н яратып карыйм, анда бару турында озак еллар хыялландым, – дип сөйләде Рауза апа. – Быел сентябрьдә миңа 75 яшь тулды һәм юбилей елымда тапшыруда, һичшиксез, катнашырга тиешмен дип, үземә максат куйдым. Интернетка кереп, “Могҗизалар кыры” сайтын эзләп таптым да, сезнең тапшыруда бик тә катнашасым килә дип, хат яздым, заявка бирдем. Заявкагызны кабул иттек, көтегез диделәр. Бу 7 май иде. Шуннан ярты ел бер хәбәр булмады. Ә 20 ноябрьдә, чылтыратып: “Тапшыруда катнашырга телисезме?” – дип сорадылар. “Бик телим!” – дидем. Анкета тутырдым һәм юлга әзерләнә башладым. Әлеге шатлыклы хәбәрне ишеткәч, якыннарым, дусларым да күчтәнәчләр күтәреп килделәр: күршем Наталья Батманова, гаиләсе белән Казанда яшәүче кызым Лилия бүләкләр бирделәр. Буа шикәр заводы кондитеры Алсу Хәсәнова чәкчәк, Буа ягында “бармак” дип йөртелүче, бик эре чәкчәккә охшаган татлы ризык пешерде. Түбәтәй, конфетлар, Буа шикәр заводы шикәр комын, район хакимияте биргән бүләкне – якташыбыз Бакый Урманче турындагы китапны да алып, 24 ноябрьдә юлга кузгалдым. 26 ноябрьдә телевидениегә әңгәмәгә чакырдылар. Анда һәрберебез турында сораштылар, тапшыруда караңгы йөз белән тормагыз, елмаегыз, ачык күңел белән уйнагыз дип, киңәш-тәкъдимнәрен әйттеләр.
 
Икенче көнне тапшыруны төшерделәр. Мәскәүдә яшәүче кызым Луиза, киявем Рәфыйк һәм Чехов шәһәреннән махсус килгән иптәш хатыным белән бардык (кызым белән киявем килүчеләр исемлегендә бар иде, ә иптәш хатыным Вера өчен чакыру билеты сорап алдым). Арада иң өлкәне булгач, миннән: “Көне буе төшерәбез, арымассызмы?” – дип сорадылар. Юк, дидем. Күпме көткән хыялым тормышка ашты – мин анда әсәрләнеп, канатланып йөрдем!

– Леонид Якубович ниндирәк кеше соң?
 
– Ап-ак чәчле, калын ак мыеклы, ачык йөзле, һәр уенчыга игътибарлы, искиткеч мәхәббәтле ир – гашыйк булырлык хәтта! Ул һәрберебез белән сөйләште, хәлләребезне сорашты. Тапшыру барганда чәкчәк-бармакларны кондитер Алсу пешерүен әйтеп, Леонид Якубовичтан татарча: “Бик тәмле булды, Алсу!” – дип әйтүен сорадым. Ике тапкыр әйтте!
 
Гомумән, “Могҗизалар кыры” коллективы бик ошады миңа, барысы да ягымлылар, әйбәтләр. Уенчылар да илнең төрле почмакларыннан килгән, берсеннән-берсе кызыклы кешеләр иде. Төмәннән килгән, икенче төркемдә уйнаган Әлфәт исемле татар ире үз телебездә аралашырга бик тансыклаган иде ахрысы: һәрвакыт минем яндарак булып, татарча сөйләшергә тырышып йөрде.
 
– Мәскәүгә баргач, кайда яшәдегез?
 
– Уенчыларга “Останкино” яныннан өч кунакханә тәкъдим итәләр, теләгәнеңә урнашасың, тору бушлай. Мин кызым белән киявемдә яшәдем.
 
– “Могҗизалар кыры” музеен күрдегезме соң?
 
– Юк, теләгән кешеләрне алып бардылар, мин бармадым. Аны бик кечкенә, әйбер белән шыплап тулган, бик кысынкы диделәр. Тиздән иркен бинада яңа музей ачарга тиешләр, әлегә күпчелек бүләк-экспонатлар складларда саклана икән.
 
 
– Рауза апа, тапшыруда әйтүегезчә, сез озак еллар Ташкентта, металл кою заводында эшләгәнсез икән...
 
– Әйе, мин үзем Мәскәү өлкәсендә туып-үстем. Мин мәктәптә укыганда гаиләбез белән Буа шәһәренә күченеп кайттык. Биредә үзебезнең урам егетенә кияүгә чыктым. Бу вакытта бертуган апам Үзбәкстанда яши иде. Без дә апа янына киттек. 1968нче ел иде. Ташкент тау-металлургия техникумын тәмамладым. Шуннан чуен кою заводына эшкә кердем. Башта эшче, аннан мастер, аннан техник бюро начальнигы булдым. Тышта 40 градус эссе булса, цехта 50 градус була иде. Канализация торбалары, шуларны ялгарга детальләр, чуен казаннар койдык. Үзебезнең заводта коелган 22 литрлы казаным әле дә бар, аңарда җәйләрен урамда пылау пешерәбез. Шул авыр эштә 30 ел эшләп, 45 яшьтән пенсиягә чыктым.
 
Ирем белән ике кыз үстердек. Кечкенә кызыбыз мәктәп тәмамлагач, Татарстанга кайтып китте. Казан дәүләт университетына укырга керде. Кияүгә чыкты. Олы кызыбыз да Буага кайтып урнашты. Шуннан, балалардан башка монда нишлик инде дип,без дә ирем белән Буага кайтып киттек. Йорт сатып алдык. Кызганыч, ирем юк инде, 14 ел элек вафат булды...
 
Мин бик актив кеше, аралашырга яратам, “Могҗизалар кыры”нда катнашып, шулкадәр якты кешеләр белән танышып кайтуыма әле дә шатланып бетә алмыйм. Мин өченче төркемдә уйнадым. Безгә: “Элек Удмуртиядә шөпшә ничек аталган?” – дигән бирем булды. Миңа барабанда “Приз” чыкты. Таблодагы хәрефләрне әллә белә алам, әллә юк, ә приз истәлек булыр дип, призны алдым (шөпшәне Удмуртиядә элек “малемуха” дип атаганнар икән). “Яхшы приз чыкса иде, чөнки сез әйбәт кеше”, – диде Леонид Якубович. “Әле минем юбилей елым да быел!” – дип өстәдем. Искиткеч шәп бүләк чыкты – затлы йорт кинотеатры! Хәзер өемдә шуны карап рәхәтләнәм.
 
Рәсемдә: Роза Җамалетдинова (сулдан икенче), кияве, иптәш хатыны, кызы һәм Леонид Якубович белән.

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.01.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»