поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.01.2022 Дин

Казанда мөселман яшьләренең кышкы форумы үтә (ФОТО)

Быелгы кышкы форум да, узган елгы кебек үк, ике мәйданчыкта һәм бер-бер артлы – егетләр һәм кызлар өчен аерым уза. Унөченче тапкыр оештырыла торган Форумда 60 егет һәм 60 кызның катнаша. Әлеге җыеннар мөселман яшьләренең дини белемен арттыру, әхлагын камилләштерү, аларны рухи кыйммәтләргә, татар халкы традицияләренә карата игътибарын һәм хөрмәтен арттыру ниятеннән оештырыла.

Форумны Мөслимәләр җыены башлап башлап җибәрде, һәм ул 23 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 18-30 яшьлек кызлар катнашында уза. Алар Казан, Мәскәү, Чиләбе, Уфа, Оренбург, Самара һәм башка төбәкләрдән җыелды. Алар өчен Казаннан ерак булмаган ял базасында рухи яктан үсүгә, дини-әхлакый яктан камилләшүгә, физик яктан чыныгуга юнәлдерелгән эчтәлекле программа каралган. Форумда катнашучылар Коръәндә исемнәре аталган хатын-кызлар (Фиргавен хатыны Асия, Ибраһим, Нух, Йосыф, Әюб пәйгамбәрнең хатыннары) турында лекцияләр тыңлаячак.

Мөслимәләрнең эстафетасын 26-30 гыйнварда егетләр кабул итәчәк һәм Болгар ислам академиясе базасында җыелачак. Анда спикерлардан Татарстан һәм Дагыстанның дин белгечләре чыгыш ясаячак. Форумда катнашучылар мөселман кешесенең әхлакый сыйфатлары хакында дәрес алачак. Ир кешенең үзе, гаиләсе һәм мөселман өммәте алдындагы бурычлары буенча фикер алышулар узачак. Форумда мөселманнарга мөнәсәбәт, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ карата әхлакый сыйфатлар, балалар, хәләл җефете һәм әти-әниләр каршындагы вазыйфалар һ.б. мөһим темалар күтәреләчәк.

Форумда катнашучыларны мавыктыргыч лекцияләр, "бау" квестлары, шулай ук тимбилдинг көтә, ул катнашучыларга бердәм команда булырга ярдәм итәчәк. Белем алудан тыш, яшьләр 3 мәйданчыкта ял итә алачак: аларны кинозал, чаңгыда йөрү, шулай ук теләүчеләр остазлар белән сорау-җавап рәвешендә аралашу көтә.

Шунысы мөһим: әлеге форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр проекты булып намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар», өммәтне борчыган мәсьәләләр буенча Фикер алышу клубы, авыру балаларга ярдәм күрсәтүче “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шуңа күрә форумны нәзарәтнең социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

Коронавирус һәм сулыш юллары авыруларын таралуны булдырмау максатыннан, оештыручылар тарафыннан барлык саклык чаралары күрелә: катнашучылар өчен җитәрлек күләмдә медицина битлекләре, антисептиклар һәм башка гигиена кирәк-яраклары әзерләнде.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»