поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.01.2022 Дин

“Коръәнгә тотынып яшәргә кирәк”

Дини әдәбият, мәгълүмат бик күп булса да, ислам юлына яңа килүчеләргә дә, инде шактый еллар мөселман булып яшәүчеләргә дә аңлашылып бетмәгән мәсьәләләр әледән-әле туып тора. Бүген укучыларыбыздан килгән шундый сорауларның кайберләренә Коръәнне русчага мәгънәви тәрҗемә иткән, гарәп теле курслары-дәресләре, дини китаплар авторы, дин белгече Илнур Әбу Гадел хәзрәт җавап бирә.

– Дингә төрле кеше төрле вакытта килә. 50-60 яшьтә Аллаһ кушканча яши башласаң, элек укылмаган намазларны укырга кирәкме? Кайбер дини чыганакларда «укырга кирәк» диелгән, ә бер гарәп шәехының «укырга кирәкми» дигән җавабын ишеткән идем. Диндәге танышым: «Кеше тәүбә итеп, дин юлына баскач, Аллаһ аның элек кылган гөнаһларын, шул исәптән, намаз укымаган өчен язылган гөнаһларын да гафу итә дип уйлыйм, шуңа дингә кайчан килдең, шул вакыттан биш вакыт намазыңны калдырмыйча укырга тиешсең дип саныйм», – ди. Шушы сорауга ачыклык кертсәгез иде.
 
– Совет чорында, аннан туксанынчы елларда яшәгәндә безнең халык намазларны укымаган. Бик-бик сирәкләр генә, качып булса да, укып барырга тырышкан. Кайбер хәзрәтләр кеше укылмаган намазларын санап чыгарырга һәм, хәзер укып, бурычларын кайтарырга тиеш дип әйтәләр. Ләкин совет чорында яшәгәндә без намазларны ни сәбәпле укымадык соң? Чөнки без аның фарыз – укылырга тиеш икәнен белмәдек. Белү мөмкинлегебез дә юк иде, чөнки белә торган кешеләр юк дәрәҗәсендә, белгәннәре дә әйтергә куркалар иде. Шуңа, без “мин мөселман” дисәк, шул җитә, мөселман зиратына күмелсәк, шул җитә, безнең динебез шуннан гыйбарәт дип уйладык. Бик дини дигән сирәкләр никах укыттылар, муллага сәдака бирделәр. Болар – чорына күрә иң дини, иң дәрәҗәле саналучылар иде.
 
Элек намаз укымаган кешеләр хәзер аны кайтарырга, ягъни, каза кылырга тиеш түгелләр. Иң беренче сәбәп: алар бу гыйбадәтнең фарыз икәнен белмәделәр. Ә кайчан гыйбадәт фарыз була: кеше аның фарыз икәнен белгәч. Ислам галимнәренең әлеге мәсьәлә буенча мондый фәтвәләре бар: әгәр кеше намазның фарыз икәнен белмичә, мин мөселман дип яшәгән, шәһадәтнамәне әйткән икән, аның өстендә хәтта гөнаһ юк. Ул мәгъзур, ягъни гозерле, аның намаз укымавы аклана, чөнки намазларын җитди сәбәп белән калдырган. Миндә ул галимнәрнең сүзләре, дәлилләре бар. Гомумән, һәр сорауга Коръәнгә, сәхих хәдисләргә, ышанычлы, өйрәнелгән фәтвәләргә таянып җавап бирәм.
 
Каядыр урманда, чүлдә, яки, безнең кебек советлар илендә (монысын үземнән өстим, чөнки без кара урманда яшәгән кебек идек) яшәүче, беркайдан да дини мәгълүмат алу мөмкинлеге булмаган кешедән намаз таләп ителми. Кабатлыйм, гыйбадәт шулвакытта гына фарыз була – кеше аның фарыз икәнен белгәч, аңлагач, аның күңеленә барып җиткәч кенә. Ә аңлагач, ул инде икенче төрле кеше, инде фарызларын үтәргә тиеш.
 
Аңлагач та озак вакытлар укымыйча яши икән, аңарга нишләргә? Монда икенче фәтвә. Галимнәр, аерым алганда, шәйх ибн Базз, “тәүбә кылса җиткән, аңа ул намазларын кайтарырга кирәкми” ди. Тәүбә кыла, үкенә, намазны бүтән гомеремдә дә калдырмыйм дип ниятли – шул җитә, инде алга таба сүзендә торуы гына кирәк, ди.
 
Пәйгамбәребез (сгв): “Кешеләргә җиңеләйтегез, авырайтмагыз”, “дин ул җиңел бит”, – дигән. Җиңеләйтегез генә дими, авырайтмагыз ди! Артыгын да җиңеләйтергә ярамый, билгеле, барысы да шәригать кысаларында булырга тиеш. Авырайтырга да кирәкми. Мин бер абыйны белә идем: мәчеткә килә дә, намаз укый да укый, укый да укый. Аңа кемдер: “Ун яшеңнән күпме намазың калды, барысын да укы”, – дип әйткән. Шуңа ул туктаусыз укый иде. Ярар, яхшы, әлхәмдүлилләһ, иншәәллаһ әҗер булыр дип өмет итик.
 
Ләкин бу бик зур һәм нечкә мәсьәлә. Мисал өчен, минем өченче буын туган апам бар иде, өч ел элек намазларын укый башлады. Быел ковидтан үлде. 57 яшь иде. Аңа: “Син элек калган намазларыңны укымадың инде, җәннәткә кермисең”, – дип берничек тә әйтеп булмый иде бит инде! Бу очракта кешегә юл ябылган кебек булыр иде. Кайбер кешеләр өметләрен өзәләр, бетте, моңарчы укымаган намазларымны мин инде барыбер кайтара алмыйм, бөтенләй укып та тормыйм дип кул селтиләр. Әйтик, кеше өстендә миллион сум бурыч бар ди. Ул көненә берәр мең түли, түли дә, бер заман барыбер түләп бетерә алмыйм дип, күңеле төшә, өметен өзә. Без андый булырга тиеш түгел.
 
Аннан карагыз, намазны сәбәпсез калдыру ярамый, кайбер галимнәр аны көферлек дип әйтәләр. Кайберләре гозерсез-сәбәпсез намаз калдыру кеше үтерүдән, зина кылудан да зуррак гөнаһ диләр. Ләкин шуны белү кирәк, кеше көферлек кылса, ширек кылса да, тәүбә итсә, җитә. Ләкин бу чиккә җитмәскә кирәк. Гозерле килеш фәлән еллар укылмый калган намазны “каза кылырга кирәк” дигән кешеләр авыр сүз әйтәләр. Алар: “Без бит намазның фарыз икәнен белмәдек, барыбер каза кылырга тиешбезме?” – дигән сорауга җавап эзләп карасыннар әле.
 
Хәзерге шәехләрдән Халид Мөслихкә шундый сорау бирделәр: бер хатын ун ел намаз укымаган, аның фарыз икәнен белмәгән, намазга җиңел караган, аңа хәзер нәрсә эшләргә – ун елда калган намазларын укыргамы-юкмы? Шәех аңлата: әгәр ул хатын намазның фарызлыгын белмәгән икән, аңа кайтарырга кирәкми, әгәр дә белә торып калдырган икән, монда галимнәр ике юлга бүленә – күпчелеге каза кылырга тиеш ди, күпме булдыра ала, шулкадәр кайтара, чөнки Аллаһ Тәгалә Коръәндә: “Күпме булдыра аласыз, Аллаһ газабыннан сакланыгыз”, – ди. Икенче галимнәр әгәр кеше намазны белә торып, гозерсез (йоклап калып, онытып җибәреп) үз вакытында укымаса, аның хәзер укуының инде мәгънәсе юк, тәүбә генә кылырга тиеш диләр, ди.
 
Җыеп әйткәндә, фарызлыгын белмәгәнгә күрә калдырылган намазларны каза кылырга кирәкми.
 
– Кайвакыт намазны вакытында укып булмый. Аннан “казага калган намаз” итеп укыйбыз. Әмма болай эшләүнең инде файдасы юк, вакытында укымагач, син гөнаһлы булдың, бу бурычны инде берничек тә кайтара алмыйсың диючеләр бар. Фарыз намазны казага калдырып укысаң, ул намаз бурычы өстеңнән төшә, бары савабы язылмый дип аңлый идем, мин хаклымы-түгелме?
 
– Һәр намаз үз вакытында укылырга тиеш. Билгеләнгән вакытында уку – намазның иң зур шартларыннан. Белә торып бүтән вакытка калдырырга ярамый. Кеше намазны ике очракта гына калдыра ала: йә йоклап калса, йә онытып җибәрсә. Йә инде өченче, бик сирәк очрак, кешене намаздан нәрсә беләндер мәҗбүри тоткарлап торсалар, шуңа укый алмаса. Намазны казага калдырам дигән нәрсә булырга тиеш түгел, исламда андый гамәл юк. Ә безнең халыкта, кызганыч, шундый гадәт бар, хәзер укый алмыйм, ярар, аннан казага калдырып укырмын диләр. Ул дөрес түгел, моны туктатырга кирәк. Бу – беренчедән.
 
Намазны бүтән вакытка калдыру – бик куркыныч нәрсә, чөнки бу зур гөнаһ, алдагы җавапта әйткәнемчә, кайбер галимнәр моны көферлек дип саныйлар. Ярар, әгәр шулай калдырган булса да (алай калдырырга ярамый!), йоклап яки онытып калдырса да, ул аны барыбер каза кылырга тиеш. Әйе, дөрес, үз вакытында укыса кеше намаз өчен күпме савап алыр иде, ә вакытында укымагач, күпме генә каза кылса да, савабын инде кайтара алмый, шулай да Аллаһ каршындагы бурычын өстеннән төшерә. Күпчелек галимнәр каза кылырга кирәк диләр, ә кайбер галимнәр каза кылуның файдасы юк, тәүбә генә кылырга дип әйтәләр. Калдырган очракта да, кеше каза гына түгел, тәүбәсен дә кылырга: “Бүтән гомеремдә дә шулай эшләмим, үкенәм, намазны вакытында укырга тырышам”, – дип әйтергә тиеш.
 
– Улым мәктәптә укыганда, җәйге каникулларда авылга кайткач, мәчеткә лагерьга йөрде, намаз укый белә иде. Әмма югары классларда, мәктәп тәмамлагач, диннән читләште. Хәзер динебез, намаз турында әйтсәм, кул гына селти. “Христианнар, православлар дөрес яшәмиләрмени, алар дине хак түгелме?” – дип сорый. Ул бер динне дә өстен дә куймый, кимсетми дә, берсе яклы да түгел. Улыма нәрсә дип җавап бирергә дә белмим...
 
– Бу егеткә ислам ул хак дип аңлатмаганнар, ә моны аңлатырга кирәк. Бездә күп вакыт кешене намазга өйрәттек тә, ул инде укый белә, шул җиткәндер дип уйлыйлар. Кеше намаз укый, ә эчендә ныклык юк, исламны белү юк, аны хак дин дип аңлау юк. Шуңа күрә күпмедер вакыт үтә дә, ул намаз уку миңа берни бирми, бу миңа кирәк түгел, киттем дип, элекке тормышына кайта. Ни өчен? Чөнки Коръән укымыйлар, Коръәннең мәгънәсен укымыйлар, хәдисләрне, аларның мәгънәләрен укымыйлар. Бу егет кенә түгел, аның әти-әнисе дә. Алар намаз гына укый, хәләл ризык кына ашый, хәрамнардан тыела һәм бу җитте дип уйлый. Җитми, кешегә һәрвакыт өйрәнергә, белергә кирәк, Коръәнне бер генә укырга түгел, аңа тотынып яшәргә кирәк һәм сәхих-хак хәдисләрне, аларның мәгънәләрен уку кирәк. Өйрәнмәсәләр, укымасалар, кешеләр исламның көчен күрмәячәкләр, хак дин икәненә төшенмәячәкләр. Бу хакыйкатьне аңламасаң, аны балаңа аңлатмасаң, улыңның яки кызыңның берәр көнне, Аллаһ сакласын, исламнан да чыгып китүе бар. Билгеле, һидәят бирүче – Аллаһы Тәгалә.
 
Кеше барлык диннәр дә бертигез, барысы да дөрес дип уйласа, бу Коръәнгә, Аллаһның сүзенә каршы килә торган ышану. Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Аллаһ каршында дин – Ислам гына”, – ди. Изге кешеләр, мөселманнар белән бергәрәк булырга тырышырга кирәк. Диннән ерак торганнар арасында укыган, эшләгән кешегә кайвакыт аларның да тәэсире була. Бер сүз әйтмичә дә тәэсир итәргә мөмкиннәр: алар үзләренчә яши, ә бу үзе генә аерылып тора. Шуңа иманы көчсез кайберәүләр исламнан чыгып китәләр, намазларын ташлыйлар, Аллаһ сакласын инде, Аллаһ Үзе туры юлдан алып барсын.
 
– “Коръән чыгу” дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Аны мәеткә дә, тере кешегә дә “чыгалар”. Хәзрәт, аңлатсагыз иде, нәрсә соң ул “Коръән чыгу”, аны ничек чыгалар?
 
– Коръән чыгу ул – Коръәнне укып чыгу. Безнең халыкта Коръәнне укып чыгып, шуның өчен Аллаһтан булган әҗер-савапны мәеткә бүләк итәбез дигән ният, гамәл бар. Бу дөресме-юкмы? Кайбер галимнәр дөрес, болай эшләү ярый диләр. Әмма дөрес һәм көчле дәлилләр буенча, Коръән укыган өчен Аллаһ биргән савапны мәеткә багышлау, бүләк итү дөрес гамәл түгел. Ни өчен моны галимнәр шулай дип әйтәләр? Пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) яшәгән вакытта аның әтисе белән бер туган абзые Хәмзә үтерелде, Рәсүлебез исән чакта өч кызы үлде, хатыны Хәдичә үлде. Һәм ул алар өчен Коръән укып, аларга савабын багышламады, бүләк итмәде. Бу хакта бер сүз дә юк. Һәм бер сәхәбә турында да ул кемедер өчен Коръән укып, аңа савабын бүләк итте дигән бер хәбәр дә юк. Ә бит алар безнең өммәтебездәге иң хәерле, иң тәкъва кешеләр. Әгәр бу эш дөрес булса, Аллаһы Тәгалә моны шәригать буенча тиеш дип куяр иде, һәм сәхәбәләрдән кем дә булса бу эшне эшләр иде. Ә моны беркем эшләмәде. Кешеләр моны аннан соң гына уйлап чыгарганнар. Шуңа күрә галимнәр Коръәннең савабын да, намаз укып, намазның савабын да, зекер әйтеп, аның савабын да бүләк итү – дөрес гамәл түгел, ул шәригатьтә юк, диләр. Моңа өстәп галимнәр Пәйгамбәребезнең (сгв) халыкны мәет өчен дога кылырга өйрәтүен әйтәләр һәм халыктан сорыйлар: ни өчен сез Пәйгамбәребез (сгв) өйрәткән доганы калдырасыз, ә ул өйрәтмәгән Коръән уку савабын бүләк итү гамәлен кыласыз?
 
Монда искәрмә бар, кайбер гыйбадәтләрне мәет өчен дә, тере кеше өчен дә эшләргә ярый. Галимнәр фикеренчә, ул мондый гамәлләр: гомрә хаҗын кылу, олы хаҗга бару, сәдака бирү һәм мәет өчен аның калган фарыз йә вәҗиб уразаларын тоту. Ни өчен боларны ярый? Чөнки бервакыт Пәйгамбәребездән бер сәхәбә хатын сораган: “Минем әтием картайды, аның өчен хаҗ кылсам ярыймы?” – дигән. Пәйгамәребез: “Аның өчен хаҗ кыл”, – дип җавап биргән. Мәет урынына нинди уразаны тотарга ярый? Әгәр кешенең исән чакта кәффәрәт уразасы, йә нәзер уразасы калган булса, аның өчен ул уразаларны тотарга ярый, чөнки Пәйгамбәребез: “Кеше үлеп, аның өстендә ураза калды икән, аның өчен тотсыннар”, – дип әйткән. Әгәр кеше Рамазан аенда үлсә, шул сәбәпле уразасы калса, аның өчен тотмыйлар, бу кирәкми. Яки кеше чирләп торды һәм тота алмады ди, ул мәгъзур – гозерле кеше булды, аның өчен дә ураза тотылмый. Нәзер яки кәффәрәт (сәбәпсез калдырылган) уразалары гына тотыла.
 
Җыеп әйткәндә, Коръән чыгып, савабын мәетләргә бүләк итү – дөрес түгел. Өстәп әйтәм, беркем белми: Кыямәт көнендә кешенең үзенә савап җитәрме әле? Коръән бит ул үлеләр өчен түгел, ул кешеләр әле исән чакларында укып, шунда язылганнар белән гамәл кылып яшәсен, ахирәтләренә савап җыйсын өчен иңдерелгән.
 
Әңгәмәдәш – Назилә САФИУЛЛИНА

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.01.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»