|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2022 Хәвеф-хәтәр
Ике бала урманда адашканБашкортстанда үсмерләр урманда чаңгы шуганда, адашкан. Шул уңайдан 112-системасы чакыруларын эшкәртү үзәгенә 18 гыйнвар көнне Нефтекамада 14 һәм 15 яшьлек кызларның урманда адашуы турында хәбәр килгән. "Чаңгы шуганда үсмерләр ориентир югалткан. Куркып калган кызлар ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Телефондагы аккумулятор заряды бер кызда гына булган, анысы да 10 процент кына. Шуңа күрә укучылар паникага бирелгән", - дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.
Аллаһка шөкер, барысы да уңышлы тәмамланган: чаңгы спортын яратучылар үзләре юл тапкан.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
--- |
Иң күп укылган
|