|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2022 Криминал
Мазов кайда качып ята?Башкортстан Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлегендә Артем Мазовны ничек эзләүләре турында хәбәр итәләр. Исегезгә төшерәбез, бу бәндә, хатыны белән талашканнан соң, ике улын алып эз югалткан иде. Ярты елдан соң балаларның мәетләре табылды. Бу эш Мазов табылганчы тикшереләчәк.
Хәзер бу хәлнең ике версиясе бар. Беренчесе, Мазов балаларын үтергән һәм качып киткән. Аның банк исәпләре контрольдә тотыла, ул булырга мөмкин булган урыннар тикшерелә. Болар - кунакханәләр, юл челтәрләре кемпинглары, шул исәптән монастырьлар да. Әлегә уңай мәгълүмат юк.
Икенчесе нигезендә, Мазов балаларын үтергәннән соң үз-үзен юк итә.
Тикшерүчеләр Мазовның әти-әнисенең Уфадан күченүенә дә аңлатма биргән. Алар Мазов белән элемтәдә була аламы? "Без бу версияне дә тикшердек, чынлыкта аларны монда берни дә тотмый, һәм, мөгаен, республикада булу мораль яктан авырдыр", – ди тикшерүчеләр.
Фото: mk.ru
--- |
Иң күп укылган
|