|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2022 Сәясәт
Камил хәзрәт Сәмигуллин Минтимер Шәймиевка үзенчәлекле бүләк ясаганТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевка гаҗәеп бүләк ясаган. Хәзрәт юбилярга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң югары бүләген — I дәрәҗә Мәрҗани орденын һәм 922 елда ислам динен кабул итү уңаеннан Болгарда куелган истәлекле тамганың нөсхәсен бүләк иткән.
“Бүген дә сез Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәлләп төпле һәм уйланылган адымнарга, өммәткә һәм динебезгә күп файда китергән эшләргә бай һәм үтә дә мөһим дини, милли, иҗтимагый-сәяси эшчәнлегегезне эзлекле һәм нәтиҗәле башкаруны дәвам итәсез. Зур тырышлыклар куеп һәм ихластан Ислам үсеше өчен җан атып, илебез мөселманнары файдасына куйган хезмәтегез, игелекле гамәлләрегез өчен Раббыбыз әҗер-савапларын бирсен!” - ди Камил хәзрәт Минтимер Шәймиевка котлавында.
--- |
Иң күп укылган
|