поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.01.2022 Сәясәт

Аның тормышы – фидакарьлек үрнәге. Бүген Минтимер Шәймиевка 85 яшь

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәрипулы Шәймиевкә 85 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлавы:

Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович!
 
Сезнең олы казанышларга бай, гамьле тормышыгыз – фидакарьлек һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге.
 
Авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып-үсеп, тырышлык,оештыру сәләте кебек асыл сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә инженердан алып Россиянең иң эре төбәкләреннән берсебулган республика җитәкчесе вазыйфасына кадәр барлык үсеш баскычларын уздыгыз. 25 яшьтә үк инде Сезне зур оешма –«Авыл хуҗалыгы техникасы» районара берләшмәсенең идарәчесе итеп куялар, ә 29 яшьтә Сезгә Советлар Союзының иң зур бүләге – Ленин ордены тапшырыла.
 
Җәмгыятьтә  социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр барган чакта Сез Татарстан җитәкчесе вазыйфасынүтәргә алындыгыз. Зирәк, уйланылган сәясәтегез шул катлаулы чорда республиканың бик күп мәсьәләләрне  хәл итеп, кыенлыкларны җиңүенә китерде, үткәндә тупланган зур тәҗрибәне саклап калырга, үстерергә мөмкинлек бирде. Татарстанның Россия Федерациясендә алдынгы һәм алгарышлы төбәк буларак беренчеләр сафына чыгуын тәэмин иткән  социаль-икътисади программалар Сезнең җитәкчелектә гамәлгә ашырылды.
 
Сез – Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең хәзерге моделе архитекторларының берсе, яңа Россия дәүләтчелеген төзүгә, аның федерализмы һәм демократиясе нигезләрен ныгытуга гаять зур өлеш керттегез.
 
Сезгә төпле акыл һәм тиешенчә, тәртип белән эш итү, фикер офыкларының киңлеге хас. Сез Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның илебезне ныгытуга юнәлтелгән курсын эзлекле төстә хуплый киләсез.
 
Уңышларыгызның нигезен, һичшиксез, сәясәтче буларак көчлеихтыярыгыз, җитәкчелек сәләтегез, фикердәшләрегезне оешкан командага туплый белүегез тәшкил итә. Дипломатлык, аралашу осталыгы һәм кешелеклелек кебек сыйфатларыгызхалыкара эшчәнлекнең нәтиҗәле булуына, Татарстан Республикасының  дөньяда танылуына ярдәм итте. Россия татарлары һәм чит илләрдә яшәүче татарлар, илебез һәм бөтендөнья мөселманнары алдындагы олы абруегыз дәүләтебез бердәмлеген һәм аның куәтен арттыруга хезмәт итә.
 
Граждан җәмгыяте институтларының үзара нәтиҗәле элемтәләрен җайга салып, Сез милләтләрнең дус-тату яшәвенә,диннәргә тигез караш булдыруга ирештегез, бу исә Татарстанга конкурентлык өстенлеге бирде, бик күпләрнең аның белән хезмәттәшлек итәргә теләк һәм кызыксыну белдерүенә этәргеч булды.
 
Милләтара мөнәсәбәтләр һәм мәдәниятләр арасындагы багланышлар мәсьәләләре буенча бөтен дөньяда танылган белгеч буларак, Сез Россиянең һәм республиканың ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлеге нигезен кордыгыз. Сезнең булышлык белән  ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан Кремле, Болгар тарих-архитектура һәм археология комплекслары, Свияжск утрау-шәһәренең православиедә изге дип танылган корылмалары кертелде.
 
Сезнең башлангычта һәм илебез Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән Болгар ислам академиясен ачу һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу буенча тиңдәшсез проектлар гамәлгә ашырылды. Болар бөтен Россия күләмендә рухи яңарыш һәм тарихи гаделлек тантанасы буларак кабул ителә.
 
«Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле белем бирү комплексын булдыру юнәлешендә Сез башкарган игелекле эш искиткеч зур әһәмияткә ия. Монда туган халкыбызның мәдәниятенә һәм теленә ата-ана тәрбиясе белән сеңдерелгән сакчыл карашыгыз, шулай ук башка халыклар мәдәниятләренә олы хөрмәтегез чагыла.
 
Турыдан-туры тавыш бирү барышында республика Президенты вазыйфасына өч тапкыр сайлануыгыз, «Россия Федерациясе Хезмәт Герое» дигән мәртәбәле исемгә, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденының барлык дәрәҗәләренә һәм башка олы бүләкләргә лаек булуыгыз – болар барысы да Сез алып барган күпкырлы эшчәнлекнең гаять югары бәяләнүенә дәлил.
 
Шунысы сөенечле: ачыклык, ярдәмчеллек, олпатлык кебек хасиятләрегезне саклап калган хәлдә, Сез республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында бәрәкәтле хезмәтегезне дәвам иттерәсез.
 
Сезне, мөхтәрәм Минтимер Шәрипович, ихлас йөрәктән юбилеегыз белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, озын гомер, уңышлар  телим!

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.01.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»