поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.01.2022 Шоу-бизнес

Гөлназ Фәйзрахманова ире белән кавышуы турында: "Миңа язмышым белән бирелгән кеше ул"

Кичә журналист Илнур Фәйзрахманов белән "Тәртип" радиосының алып баручысы Гөлназ Миньязова яңадан кавышкан, дип язган идек. Хәтерләсәгез, алар 2019 елда аерылышкан иде. Гөлназ ире белән кавышуы уңаеннан болай дип уртаклаша:

"Кайчандыр инстаграм алып барганда кайда барган, нишләгәнне генә күрсәтү түгел, шәхси тормыш белән дә уртаклашырга дигән карар кылган идем. Бу зур җаваплылык. Чөнки ничә кеше сине карый, синең сыман яшәргә тырыша, киңәш сорый.
 
Без Илнур белән 2003 елда кавыштык. Мин, гомумән, гаилә тормышына әзер түгел идем. Тирән травмалар (кечкенә вакытта алган, кст алар 90% кешедә бар, кемдә нинди күләмдә бит) җанны кисте, шулай 14 ел гомер үтте. Эчке дөньяда барган процессларны яшерергә тырышкан саен тормыш, яшәеш аларны хәл итәр өчен тагын да катлаулырак проблемалар тудыра. Сине борының белән шуларга төртеп курсәтә. Ниләр генә булмады, ниләр генә кичермәдек. Аерылыштык.
 
Икенче этап башланды. Эчтән үсү. Җанны дәвалау. Ниндидер псевдопсихологик белемнәрдән башлап, энергия, җан, кешенең бу дөньяга нигә килүе, яшәү дәверендә рухи яктан үсүе, ныгуы, иң якын кешеләребез, әти-әни, балалар, ир кеше безнең укытучыларыбыз икәнне аңладым. 3 ел йотлыгып җыйган белемнәр миңа дөньяны башка яктан ачты, мин тынычландым, яшүсмер чактан эзләгән сорауларыма җавап таптым. Болар бар да сезнең күз алдында булды. Елаган чаклар, авыр көннәр күбрәк булды. Тик мин төнге 3 кадәр укый идем, Аллаһ Тәгалә белән көн дә сөйләшә идем, медитацияләр эшли, кызларымны укыта (төрле курслар, тренинглар эшли башладым), балаларны карый, гадәти тормышны алып бара, эшли идем.
 
Свиданияларга күп йөрдем. Бер кафега барып кайтам да, нәрсәгә инде бу миңа, дип бу кеше белән саубуллашам. 2 егет белән озаграк та очрашып карадык. Мин начар кеше алар димим. Ипле, яхшылары да бар арада. Тик алар минеке түгел шул. Ә мин үземнекен сорадым (Илнур дип тә түгел). Соңгы елларда бөтенләй башым белән эшкә чумдым. Лучше үзем генә булам мин дидем.
 
Мин үткән юл, газаплы, авыр. Кичергән һәр хис мине кыйнап үстерде. Үземне жәлләмәскә, үзем өчен үзем җавап бирергә, кечкенә кыздан хатын-кызга әверелдерде.
 
Нәтиҗәсен беләсез - без бергә. Миңа язмышым белән бирелгән кеше ул. Мине үстерер өчен. Кайгыртучан, ипле, гаҗәеп талантлы кеше, балалары өчен үлеп торган ир.
 
Сез дә кавышыгыз, я аерылышыгыз димим. Һәркемнең үзенчә, юлы узенчәлекле. Тик җанны тыңларга, үзгәрешләрдән курыкмаска, үзеңне, мөнәсәбәтләрне үстерүдән туктамаска кирәк", - ди Гөлназ.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.01.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»