|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2022 Җәмгыять
Авария аркасында Казанда 14 йорт сусыз калганКазан шәһәре Киров районында урнашкан 14 йортта авария аркасында салкын су бирү туктатылган. «Зур Крыловка һәм Кызылкокшайск урамнары киселешендә суүткәргечтә авария килеп чыккан», — дип хәбәр итә Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләренең матбугат хезмәте. Авария аркасында Киров районында 14 йорт салкын сусыз калган. Әлеге урында «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре эшли, авария-ремонт эшләре дәвам итә.
Сулы цистерналар Шоссейная урамындагы 1 нче йорт белән шул ук урамдагы 15 һәм 17 нче йортлар арасына урнаштырылган, дип яза Татар-информ.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|