поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.01.2022 Җәмгыять

"Матри кызый! Бер-ике айдан абыстай ясыйм үзеңне...”

Тыныма капланырдай булып тукталышка чапканда, берәү җиңемнән эләктереп алды. «Әссәләмүгәләйкүм, кордаш! Әллә танымадың инде?» – диде бу – кечкенә генә буйлы, киң җилкәле, зур корсаклы килбәтсез адәм, аптырап аның күзенә карап торганымны күреп.

Мин аның кәҗәнекедәй очлаеп үскән озын, нәзек, сирәк сакалына, Чапайныкына охшаган чыпчык кунардай тырпайган мыегына, түбәтәе астыннан күренеп торган майланып ябышкан чәченә карап, аның берничек тә минем танышым булмавына инанып: “Гафу итегез, зинһар, сез мине кем беләндер бутыйсыз бугай”, – дидем, юлымны дәвам итеп.

“Абау, Ходаем, кеше танымаслык үзгәргәнмендер дип, гомергә башка килгәне юк иде... Менә син, Миләүшә, бер генә дә үзгәрмәгәнсең ичмасам... – дигәч, туктап калдым хәтта. – Түлке, кордаш, безнең яшь бара ич инде; кеше янына, урамга болай киенеп чыгу килешеп бетми. “Жынсы” белән мондый челтәрле “куфта” элеп куюың – зур гөнаһ санала. Башыңа яулык бөркәнмичә, кыланып, кылтаеп чәч-башыңны туздырып, җилпенеп йөрүең бөтенләй мәрәгә сыймый! Хәзер инде олыгая төшкәч, тез башын, аяк балтырларын каплардай озын күлмәк киеп, чәчләреңне яшереп җыеп, намазга басып, мәчет юлын таптар чагың!”

 
Ниһаять, елаклап, жәлләтеп сөйләгән, койма аратасына кысылып кычкырган кәҗәнекедәй бу нәзек тавыш миңа бик таныш тоелды. Кем соң әле бу – вәгазь укучы, нотык сөйләүче? Минем мәчет белән бәйле, дин юлында булган таныш ир-атлар арасында, моңа охшаганы түгел, якын килүчесе юк хәтта! Бу алайса, күптәнге, онытылып барган тормыштан, башка вакыттан килеп төште юлыма...
 
“Синең җилбәзәкләнеп ир-ат күзен кызыктырырга тырышып, болай боландай сикергәләп йөрүең, бер дә килешеп бетми. Хәзер инде һәр мәчеттә мәдрәсә бар; безнең Нурга кил, укы, дин юлында булырга кирәк. Үзем булышырмын; теләгең булса, бер-ике айдан абыстай ясыйм үзеңне...”
 
Мин ни әйтергә, ни дип җавап бирергә белми, хәтта оныгымны каршы алырга баруымны онытып, туктап калдым. Ул миңа астан текәлеп, мәчет манарасына карап сөйләгәндәй, башын уң як җилкәсенә салып, сакалын сыпыра-сыпыра, дин дәресләренә, әхлак нигезләренә төшендерүен дәвам итте.
 
“Тормыш авыр билгеле; күпләр җан тынычлыгын, күңел күтәренкелеген саклауны “елан агуын” куллануда күрә, шуннан беркавымга онытылып китеп, шайтан ләззәтенә бирелә һәм начар юлга баса. Дус түгелсеңдер бит алай-болай, тәмәке белән, арак белән? – диде ул, сынап карагандай бер күзен кыса төшеп төбәлгәч. – Матри, кызый, хатын-кыз андый зәхмәткә ияреп, бик тиз тайпыла юлдан...”
 
“Матри, кызый... матри, кызый... Кем шулай сөйли иде соң әле? Арак, арак дип бары тик Миша гына әйтә иде ич!”
 
– Бәәәәлеш, Миша, син ич бу?! Яшел Үзәннән...
 
– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла тфү-тфү-тфү, Мөхәммәтрәхим диген, агач тел! Авызыңнан җил алсын, матри, кызый, башка ишетмим аны.
 
– Соң, беренче көнне үк, үзеңне Миша дип таныштырдың бит! Бөтен бригадабыз белән сиңа шулай эндәштек. Мин синең профсоюз билетыңда гына Мөхәммәтрәхим икәнен каян белим? Син – 16 ел безнең өчен Миша булдың ич! Ярый бүгеннән кенәгәдәгечә атап йөртермен инде, гафу...
 
– Матри, кызый, күп сүз – бук сүз! Син, давай, минем телефонны язып ал! Нур мәчетенең кая урнашканын, ишекләре кай якка ачылуын да белмисеңдер әле... Кил, дога өйрән, намазга бас, Коръән сүрәләрен ятла; шул гына иң туры юлга илтә... – диде миңа бригадашым, кесәсенән визитка чыгарып тоттыргач һәм саубуллашып йортлар арасында күздән югалды.
 
Менә сиңа кирәк булса! Мәчеттә дин әһеле булып йөрер әле Мөхәммәтрәхим дисә әгәр берәрсе, йөзләрен тырмап төшерердәй хәлгә килеп җиткәнче явызланып, сулым уңга әйләнгәнче бәхәсләшер идем... Ул – безнең конвейерга урнашып, беренче эшкә чыккан көнне үк, кызыл чөгендердәй бүртенеп, авызыннан сыра исе аңкытып, кызларга бәйләнеп йөрде. Ничә еллар бергә эшләү дәверендә, бригадирдан, мастерлардан шелтәләр алды, премияләре киселде. Әмма ләкин конвейерларда ир-ат куллары җитмәүчелек аркасында, һаман калдыра килделәр.
 
Бер тапкыр безнең Двигательләр заводына чит ил туристлары килеп төште. Бөтен бригада белән конвейерны ялт иттереп юып, чистартып, идәннәрне себереп, делегацияне каршы алырга әзерләндек. Мөхәммәтрәхим винегрет ашаганмени, кып-кызыл булып, бер-бер артлы тәмәке көйрәтеп, иртә таңнан берүзе курилкада утыра. Һәркайсыбыз үз операциясенә басып эшкә керештек. Карасак, җирән Миша курилкадагы эскәмиягә сузылып яткан да, берни булмагандай, гырылдап йоклый. Мастер килеп, җилкәсеннән күпме генә тарткаласа да, уянырга исәбе булмады егетнең. Бригадир чәйнек белән салкын су койгач кына, күзләрен акайтып сикереп торып утырды. Цехның аргы башында Германия делегациясе күренде. Миша алпан-тилпән килеп операциясенә барып басты, ләкин эшләргә түгел, басып торырлык та чамасы юк. КамАЗ коробкасының озын “первычный валын” кулына алган һәм шуның белән бергә чайкалып, коробка тишеменә туры китерә алмый интегә. Моны күреп торган бригадир йөгереп килеп, Мишаны артында торган резин колпаклар тутырылган зур контейнерга этеп аударды да, өстенә кронштейннар урый торган кәгазь каплады һәм аның эш урынына үзе басты. Егет берничә тапкыр торырга талпынып карады, ләкин азаплануының юкка икәнен аңлапмы, кире ятты. Погрузчикта йөрүче шаян кыз Рәмилә “чаҗ” итеп килеп туктады һәм тиз арада Мөхәммәтрәхимебезне контейнеры-ние белән дүртенче катка күтәреп тә куйды... Әллә шул күккә ашуыннан соң, әллә эштән куылудан куркып, Миша үзенең начар гадәтен ташлады. Без аның белән заводыбыз янганчыга кадәр бергә эшләдек әле, шуннан соң гына аерылды юллар...
 
Мин кулымдагы визитканы чүп чиләгенә ыргытсам да, “шайтан ләззәтеннән арынып” дин юлына баскан танышымның үз тормышын уңай якка борып җибәрүе өчен, чын күңелемнән шатландым. Дин нигезләрен, гарәп әлифбасын, догаларны, сүрәләрне миңа балалар бакчасына йөргәндә үк яттан өйрәткән бабакаем белән әбекәемә, гомер буе рәхмәтлемен! Бер генә кешене дә көчләп дин юлына бастырып булмый! Үз карашың, теләгең, төпле фикерең булмый торып анда бәргәләнеп йөрүнең фәтвәсе юк!
 
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА. Тукай районы, Комсомолец поселогы.
Фото: Ирек мәйданы

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.01.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»