поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
15.01.2022 Дин

Зәхмәт бозымнан ничек аерыла?

Зәхмәт, зәхмәт кагылу, зәхмәтле урын… Көндәлек тормышта бу сүзләрне, еш ук булмаса да, шактый ишетергә туры килә. Зәхмәтне бозым белән бутаучылар да очрый. Алар үзара ничек аерыла? Зәхмәт кагылу нәрсәсе белән куркыныч? Бу сораулар белән «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм хәзрәт, иң элек зәхмәт дигән төшенчәгә ачыклык кертеп китегезче.
 
– Зәхмәт – җен-пәриләр белән бәйле төшенчә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сөякләр пычрак ул – җен-пәриләрнең ризыгы», – дигән. Шуңа күрә сөяк, юынтык сулар ташланган урыннар зәхмәтле санала. Биредә җеннәр яши дигән сүз. Шуңа күрә урамнан барганда юлда, әйтик, шул ук сөякнең аунап ятканын күрсәң: «Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим», – дип, аны чүплеккә алып салырга кирәк.
 
– Тагын кайсы урыннар зәхмәтле санала?
 
– Сөяк, юынтык сулар ташланган урыннардан тыш, мәет юган су ташланган җир, элеккеге мунча нигезе, мал чала торган, юл фаҗигасе килеп чыккан урыннар да зәхмәтле санала.

– Зәхмәтле урында егылсаң, ни эшләргә?
 
– Андый чакта: «Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим», – дип, ул урынга өч тапкыр төкерергә кирәк.
 
– Бервакыт бер авыру ир-атның вакыт-вакыт саташып алуын «аңа зәхмәт кагылган, шуңа шундый» дип аңлатканнар иде. Имеш, берничә ел элек зәхмәтле урынга егылган булган. Зәхмәт кагылу, дөрестән дә, кеше язмышын үзгәртә аламы?
 
– Әйе, алай да булырга мөмкин. Зәхмәтле урында яшәгән җеннәр шушы урынга туры килгән кешенең эченә кереп оялый ала. Шул рәвешле алар адәм баласыннан үч ала. Чөнки җеннәр зәхмәтле урынга баскан кешене аларның тынычлыгын алган, аларның өен тар-мар китергән дошман кебек кабул итә. Зәхмәт кагылган, ягъни эченә җен кереп урнашкан кеше ачулана, үз-үзен кулда тота алмый башлый, күңел төшенкелегенә бирелә, табиб бусагасын күпме генә таптаса да, чирен таба алмыйлар. Ул хәтта саташа башларга да мөмкин. Шул рәвешле аның үз-үзен тотышы гына түгел, язмышы да үзгәрә. Кеше эченә кереп оялаган җенне чыгару өчен аны яхшылап өшкерергә кирәк.
 
– Зәхмәт бозымнан нәрсәсе белән аерыла?
 
– Зәхмәттә без үзебез гаепле. Әйткәнемчә, без җеннәргә зыян китерәбез, шуңа җәзасын да алабыз. Бозым исә башка кеше тарафыннан ясала. Ул сихерчегә бара да, фәлән кешегә зыян салуны сорап, бозык ясаттыра.
 
– Зәхмәттән котылып буламы? Аннан ничек сакланырга?
 
– Котылып була. Зәхмәттән арыну өчен кешене өшкертергә кирәк. Аннан саклануга килгәндә, әгәр без тәһарәтле, гөселле булсак, намаз укып, дога кылсак, бернинди зәхмәт тә янамый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә: «Бу кешегә бернәрсә дә зыян китерә алмас»,  дигән.
Фото: pixabay.com/ru
 

Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.01.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»