поиск новостей
  • 18.05-22.04 Премьера! "Кара пулат", 6+, 18:30, Тинчурин театры
  • 19.05 "Алтынч[ае]ч", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
  • Казан шәһәре Дементьев урамы 7а йортында ике бүлмәле квартирада 12кв.м.бүлмә сатыла. Бүлмә яхшы хәлдә, барлык җиһазлар белән. күрше бүлмәдә ялгыз хатын-кыз яши. Хәбәрләшү өчен телефон: 89093080784
Архив
 
14.01.2022 Мәгариф

"Җаным әрнемәсә, язмаган да булыр идем"

Фәрит Вафинның «Татарстан яшьләре»нең 25 ноябрь санындагы «Без кайда да, профессорлар кайда» мәкаләсенә карата җавабымны язарга булдым. Мин бөтен гомеремне яшь буынга, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладым.

Башлангыч сыйныф укытучысыннан башлап, урта мәктәп укытучысы, директор урынбасары, мәктәп һәм гимназия директоры, район мәгариф бүлеге мөдире урынбасары булып та эшләргә туры килде. Әле бүген дә мәктәп тормышы белән яшим. Һәр елны Казандагы 155нче гимназиядә укытучылар һәм галимнәр катнашында бөтенрусия һәм халыкара конференцияләр оештырам.
 
Җаным әрнемәсә, йөрәгемне балаларга бирмәсәм, бүгенге укытучының хәлен аңламасам, “Мылтыксыз мәктәп нинди була?” дигән мәкаләмне язмаган да булыр идем. Хәлбуки, җәмгыятьтә туган бүгенге вазгыять барыбызга да язарга куша. Элек мондый аянычлы хәлләр бездә булмас, бу Америкага гына хас дип уйлый идек, әмма хәзер безгә дә килеп җитте. Чөнки без үзебезнең укыту-тәрбия системасын Көнбатышка яраклаштырдык, аларча белем һәм тәрбия бирә башладык.
 
1 нче шарт буенча, автор мине дөрес аңлап җиткермәгән. Мин Көнбатыш идеологиясе аркасында совет чорында тупланган укыту-тәрбия системасының юкка чыгуы хакында яздым. 1990 елларда Горбачев-Ельцин реформалары дөрес юлдан киткән булса, совет иле держава хәлендә сакланыр иде, безнең илебез дә олы тетрәнүләр кичермәс иде. Совет чорында ил күләмендә әхлакый тәрбия системасы бар иде. Ул чактагы СССРның көндәше – АКШ җитәкчелеге нәкъ менә шуны җимерергә теләде дә инде. Ул вакытта яшәгән АКШның Үзәк разведка идарәсе җитәкчесе А.Даллес үз вакытында болай дип чыгыш ясаган иде: “Без Советлар Союзында хаос тудырып, белгертми генә, булган барлык кыйммәтләрне ялганга әверелдерәчәкбез. Аның урынына ялган кыйммәтләр тудырып, шуңа ышану барлыкка китерәчәкбез. Ничек итепме? Без үзебезгә фикердәшләр табачакбыз... Русиянең үзендә үк булышчылар һәм союздашлар булдырачакбыз. Көтелмәгән вакыйгалар арты вакыйгалар тудырып, аларны биниһая зур күләмнәргә җиткереп, иң буйсынмас халыкның фаҗигасен тудырачакбыз, аның үзаңын яңадан кире хәлгә килмәслек дәрәҗәгә җиткерәчәкбез...”
 
Бүген инде бу кеше фани дөньяда юк, ләкин аның тәгълиматы яши һәм үзенең эшен эшли. Нәтиҗәдә, совет чорында, дистәләрчә еллар дәверендә барлыкка килгән, тупланган әхлак кагыйдәләре тормышыбыздан төшеп калды. Бүгенге җәмгыятьтә яшьләрнең олыларны хөрмәт итмәве, балаларның укытучыны санга сукмавы, аларның Көнбатыш культурасына мөкиббән китүләре шуның нәтиҗәсе.
 
2 нче шарт – укытучының абруе турында. Без демократия дип, балаларга бөтен хокукларны бирдек. Бала ни тели, шуны эшли. Без укыган вакытта мәктәптә идән юучы Зафирә апа бар иде. Ул барлык балаларны тәртипкә салып торды, укытучыларга эш тә калмый иде. Чөнки барлык балалар аны хөрмәт иттеләр һәм аның кушканнарын үтәделәр. Ә бүген мәктәптәге балаларны коралланган каравылчылар да җиңә алмый, чөнки аларның хокуклары бар, ул демократияле илдә яши, “ни тели – шуны эшли”. Ә бүгенге укытучының бөтен хокукы: югарыда утыручыларга тиз генә исәп-хисап бирү, электрон һәм кәгазь журналлар тутыру, баланы БДИга әзерләү. Шул рәвешле, укытучының балага белем һәм тәрбия бирергә тиешле кыйммәтле вакыты бер кирәкмәгән язу-сызуларга китә.
 
3 нче шарт – әти-әниләрнең, балаларның укытучыны хөрмәт итүе. Гаиләдә укытучы хакында бер генә начар сүз дә булырга тиеш түгел. Укытучы фәрештә түгел, аның кимчелекләре булырга мөмкин, әмма бала каршында аның кимчелеген күрсәтеп сөйләү – һич ярый торган эш түгел.
 
Баланың укытучыны хөрмәт итүе өчен ата-ана тәрбиясе зур әһәмияткә ия. Бала – ата-ананың тормыш көзгесе. Ата-ананың рухи матурлыгы, аларның күрше-тирәгә, дус-ишләргә, карт-корыга яхшылык кылуы – балада югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә зур ярдәмче. Әгәр ата һәм ана күңел җылысын әйләнә-тирәдәге кешеләргә бирсә, аларның шатлыгын һәм кайгысын уртаклашса, аларны йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсәләр.
 
Бала – гаилә көзгесе. Кояш нурлары су тамчысында ничек чагылса, балаларда да ата-ананың әхлакый йөзе чагыла.
 
Мин дөньядагы прогрессив педагогиканы бетереп ташламыйм. Киресенчә, үземнең укыту-тәрбия эшемдә күренекле педагогларның хезмәтләренә таяндым һәм таянам. Заманында күренекле рус педагогы К.Д.Ушинский, һәр халыкның үзенә генә хас укыту-тәрбия системасы булырга тиеш, башкалардан аны күчереп алу ялгышлык дип санаган. Минемчә, ул хаклы булган. Әгәр татар халкының үзенә генә хас милли укыту-тәрбия системасы булса, мәктәпкә мылтык күтәреп килү кебек фаҗигале хәлләр чыкмас иде.
 
4 нче шарт – тәрбия эшен беренче планга кую. Нәрсә соң ул тәрбия? Тәрбия ул – тиешле әдәп кагыйдәләренә, күнекмәләргә өйрәтү, белем бирү. Аның башы борынгы Грециягә, борынгы Рим империясенә барып тоташа. Бары тик өлкән буын, педагог-укытучылар тарафыннан тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота алган кешене генә анда тәрбияле кеше дип санаганнар.
 
Совет чорындагы тәрбия бирү системасына әйләнеп кайтыйк әле. Анда бит мәктәпләрдә психологлар булмады. Ләкин шуңа карамастан, балалар даими рәвештә тиешле әдәп кагыйдәләрен кабул иттеләр, әхлакка зур игътибар бирелде, гореф-гадәтләрне үзләштерделәр, кирәкле күнекмәләр алдылар, тиешле дәрәҗәдә белем белән коралландылар. Минемчә, тәрбия булмаган уку йортында белем дә булмый. Чөнки тиешле әдәп кагыйдәләре алмаган, үзен тупас, әдәпсез тотучы бала агрессив була.
 
Уку йортларында укыту-тәрбия системасын үзгәртми торып уңышка ирешеп булмаячак. Агрессив балалар кимер дип көтү – беркатлылык. Моның өчен яңа төр укыту-тәрбия системасы булдыру кирәк, шул вакытта гына агрессив балалар кимер иде.
 
Бүген халык байлык артыннан куа. Аңа байлык җитми, ә тәрбия дигән сүз, аның җәмгыятьтәге, мәктәптәге роле бөтенләй юкка чыкты. Тәрбия ул – җәмгыятьнең нигез ташы. Моны дөрес аңларга кирәк. Дөньякүләм үткән тарих исбатлаганча, бик күп империяләр, дәүләтләр үзләренең тәрбияви-рухи нигезләре җимерелүдән һәлак булган. Алар икътисадый нигездә түгел, ә җәмгыять күләмендә нәкъ менә тәрбияви-рухи тормышның юкка чыгуы аркасында җимерелгәннәр.
 
Совет мәктәбе чорына янә күз салыйк. Ул вакытта мәктәптә тулы бер тәрбия системасы бар иде. Балалар тәрбияви балалар бакчасыннан мәктәпкә килде. Алар, башлангыч сыйныфта күкрәкләренә кызыл йолдызчыклар тагып, октябрятлар булдылар. Бу – тәрбия системасының беренчел буыны булды, беренчел тәрбия иде. Октябрятларның үз кануннары, үз тормышлары иде – тырышып укырга, тәртипле булырга, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә булышырга.
 
Акрынлап үсә барып, аннары пионер оешмасына керделәр. Тантаналы вәгъдә, пионер быргысы, барабаны аларны муеннарына кызыл галстук тактырды. Пионер булгач, тагын да тырышып уку, олыларны хөрмәт итү, кечеләргә ярдәм итү, туган якны, туган илеңне ярату, барлык кешегә, җан ияләренә, табигатькә шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булу изге бурычлардан саналды. Бу – тәрбиянең икенчел буыны иде.
 
Үсә барган саен акыл керә, тәрбия ныгый бара. Пионер акрынлап комсомоллардан үрнәк ала. Ул да алар шикелле булырга тырыша. Комсомол исә – яшьләрнең зур тәрбиячесе. Алар гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы геройларына тиңләшергә тырышты. Бу – мәктәп тәрбиясенең өченчел буыны булды.
 
Комсомол да үз яшендә кала алмый – яшьләр дә олыгая бара. Ул инде партия әгъзаларына борылып карый, аларның эшләрен, тормышларын хуплый, үзе дә киләчәктә партия әгъзасы булу турында хыяллана. Мәктәпнең партия әгъзасы инде ул – иң олы тәрбияче, соңгы дүртенчел буын.
 
Шулай итеп, мәктәптә тулы бер тәрбияви система бар иде. Ә бүген ул юк. Ул җимерелде, ә аның урынына яңа укыту-тәрбия системасы барлыкка килмәде. Мин бүген яңадан совет системасын кире кайтару мөмкинлеген күрмим. Әмма Дәүләт Думасында яңа законнар кабул итеп, мәктәпләрдәге укыту-тәрбия системасын уңай якка үзгәртү мөмкинлеге бар.
 
Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә, киләчәк буын бүгенге тәрбиячеләр, укытучылар һәм ата-аналар кулында.
 
Мәктәпкә мылтык тотып килү фаҗигасенең башы тәрбиядә. Тәрбия ул – искиткеч матур чәчәк. Ул чәчәкнең таҗ яфраклары исә укыту, белем бирү дигән сүз. Бүген мәктәпләрдә укыту, белем бирү бар, әмма тәрбия системасы юк. Шул нигездә террорлык баш калкыта, трагедияләр формалаша. “Мылтыксыз мәктәп нинди була?” дигән мәкаләмне язарга да күптән йөргән шушы уй-фикерләр этәрде дә инде. Замана яшьләрен тәрбияләү юлында вуз галимнәре дә, күпсанлы мәктәп укытучылары да барысы да бер юлда булырга тиеш. Шулай булмаганда, укучы кулында каләм-китап урынына мылтык буласын көт тә тор.
 
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, педагогика фәннәре докторы, профессор.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.01.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы