поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.01.2022 Ана теле

Ана теле: Тел һәм җыр. Һәр аваз – моң чишмәсе

Татар авазларының җырдагы алыштыргысыз урынына багышланган тәлгәшебезнең менә шушы нәүбәттәгесен әзерләп утырганда Татарстан радиосы Балтачта яшәп иҗат итүче якташым, күренекле шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшиннең шигырьләрен атаклы нәфис сүз остасыбыз, хәзер инде сәнгатебезнең бу кыйбласында алыштыргысыз остазыбыз да Айрат Арсланов укый-сөйли башлады.

Бөтен эшне бер якка куеп, бөтен диккатемне биреп тыңлап утырам. Һәр әсәр – үзе бер рухый аһәңле, акыллы фикер белән дә, канатлы хис белән дә сугарылган сурәти ризык. Тәмле, җанга рәхәт тәгам кебек хәтергә йотыла бара, сеңә бара. Аерым тәкъбир, гыйбарәләре, якты бер нур булып, афоризм-шигарь сыйфатында зиһендә сызылып-уелып калалар. Менә берсе аеруча тирәнгә уелды: “Татар кешесе ... моң таба ул һәрбер аваздан”. Рәхмәт, шагыйрь! Без ничә язмада фәнни тезис-дәлилләр белән расларга тырышкан хакыйкатьне син бер сүрәти нур белән бәян иткәнсең дә куйгансың. Без аны бу тәлгәшебезнең һәр язмасына эпиграф сыйфатында тәкъдим итәбез: әйе, җырга кагылышы булган, аны бәяләргә алынган һәркем – тыңлаучымы ул, әллә аны тудыручы дүрт иҗатчымы – бу хакыйкатьне истән чыгармаска тиеш: һәр авазның үз моңы бар!
   
Без инде бу язмабызда да, темабызны дәвам иттереп, шагыйребезнең сурәтле билгеләмәсенә дә тугры булырга омтылып, һәр авазыбызның моңга сәләтле икәнен исбатларга тырышырбыз.
 
А, Ң, Җ, Ө авазларына шактый тәфсилле тукталып, без инде татар авазларының моң, көй, җыр белән бәйләнеш нечкәлекләрен ачыклау алым-юлларын бераз ачыкладык кебек – башка авазларны анализлау өчен тәрбияче, укытучыларга, әни-әтиләргә ярап куяр.   
   
“Ә” дә безгә үпкәлидер, мисалга китергән берәр җыры “Ә”сез булды микән;  аннары “Ә”хәзер алфавитта да  икенче аваз (хәреф). Килешәбез. Менә бит бүгенге язмабызны аңардан башлыйбыз.
   
“Ә”. Атаклы белгеч В.А.Богородицкий аны болай бәяли: ә сузыгы бик ачык, а га якын, урысча ачык э дән шактый киңрәк, мәсәлән, җәй, йәш, әйт”. Тамыр сүзләрдә   ул бик сирәк очрый, шул ук вакытта калын а белән бер сыйфатта: җай. Бүтән төрки диалектларда шул тамырлар а белән әйтелгәнгә ә белән әйтелү очрагын татар теленең нечкә әйтелүче җ һәм ч авазларының, аннары ай дифтонгының икенче компоненты, шулай ук, иң мөһиме, бик йәш кебек фразаларның паляталь сузыклы морфемалары  тәэсире дип беләбез.  (Профессор В.А.Богородицкий “О корневом вокализме и его изменениях в Казанско-татарском диалекте” 1925 елда сөйләгән “Фонетика татарского языка в связи с другими тюркскими языками” дигән зур докладыннан кыскача резюме (Вестник научного общества татароведения, Казань, 1928,№8, 112-122 б.).
     
Татарча сөйләмне “Ә”дән башка күз  алдына да китереп булмый:  Әни, әти, әби, әпәй, бәрәңге, иртә, тән... Сөйләмебезне саф татарча иткән, күңелгә якын күпме сүз! Туган авылым Бәрәзәдә берьюлы өчәү, районыбыз   Әтнәдә  икәү, бүген торган авылым атамасында Чишмә.
   
Инде килеп, барыбызга да караган сүзләргә – исемнәребезгә килгәндә, бу аваз ишетелмәгәне бик сирәктер. Дәлилләргә үз нәселем мисалын алу дәрес булырдыр. Нәселебезнең үзәгеннән алып чыбык очына кадәр санап бетергесез: әнием Гъәфифәнең әти, әнисе Нәфисә, Җәләлетдин, аларның  балалары Сәләхетдин, Фәрит: әтием Гъәбделмәлик, аның бертуганнары Гъәтифә, Къәмилә, үземнең гаиләдә хатыным Мөсфиә (аның әнисе Вәдыйгә, бертуган апа, сеңелләре Наилә, Фәрзәнә, Изидә, Рәшидә), улым Рөстәм (аның гаиләсе Ләлә, Әлисә), ике кызыбызның балалары, ягъни оныкларыбыз Кәринә, Әлинә, Әнүәр, Әлиә, бертуган апам Дилбәрнең  гаиләсе Мәсгүт, Гүзәл, Гөлсинә, Рәшит), бертуган ике энемнең гаиләләре Фелүрә, Нәзирә, Әлфиә, Фәридә, бертуган сеңлемнең гаиләсеннән  Әминә, Әгъзәм, Зәйнәп, Әдибә, Рәфис, Илсөйәр, Мингъәзиз, Вәгыйз, Динәрә, Диләрә, Рифат.
   
Икетуганнардан Рәисә (аның гаиләсе Котдүсийә, Ләйсән, Ленизә), Мәннән (аның гаиләсе Лилиә),  Мәдәррис (гаиләсе Нуриә, Фирдәүс...).
   
Шушы авазның  төп асылы, кулланыш мөмкинлеге җырда аеруча ачык чагыла дигән идек. “Ә”сез җыр юк дисәм, берәү дә бәхәсләшмәстер.  Җырда ул тантана итә: Гаепләмә-ә-ә мине гаепләмә-ә-ә-ә...
 
Мисалларны үзегез яттан дәвам иттерегез, мулдан табылыр – ләззәт алырсыз.
   “Ә” авазы тел, сөйләм фәннәрендә барлык өлкәләрдә дә актив катнаша. Тәрбияче, укытучыларга моннан файдаланырга да файдаланырга. Менә бер генә мисал: бу аваз вә ул хасыйл иткән кушавазлар телнең үзенчелекле категориясе  пароним ясауда актив катнаша икән.
(Р.С.Абдуллина. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. Яр Чаллы, 1997).
   Фонетик үзгәрешләр ярдәмендә барлыкка килгән паронимнар: ярашу—ярәшү;   әнә—янә, әле—яле; Әй дифтонгы: әй—өй, җәй—җөй, чәй—чөй, әйрән—өйрән, әйлән—өйлән, сәйлән—сөйлән
   Ә—йә (әшнә—яшьнә, әнә—янә, әле—яле);
   Гамәли яшәештә дә, фәндә дә болай актив катнашкан авазны куллануда төрле каршылык, кыеныклар чыгып торуы да табигый. Бездә теркәлгән кайберләрен генә искәртик: сөйләм агышында  охшашрак авазларның буталуы: Э-Ә (эз—әз, эче—әче, тере—терә).
   “Ә”нең тулы хәсияте белән яшәп халыкка тугры хезмәт итүенә комачаулап торган киртәләрнең күпчелегенә үзебез гаепле, мәсәлән, орфография, орфоэпия кагыйдәләренең камил булмавы аркасында бу авазны, аның кушмаларын әйтүдә хаталарга юл куела.   Бу хакта әле сүз булгалар, хәзер нәүбәттә “И” авазы.
                       х   х   х
   
Татарча сөйләмне “Ә”дән башка күз  алдына да китереп булмаган кебек “И”дән башка да китереп булмый.  “Ә”гә язган мәдхиядәге мисалларның күбесе кабатлана:  Әни, әти, әби, ипи, иртә. Бик күпләп өстәргә дә туры килә: җиләк, чиләк, ил, җир, җил, инеш, бил, бир, ирек.  Авылым атамасы Чишмәдә, әнием авылы Кимедә. Нәселебезнең үзәгеннән алып чыбык очына кадәр санап бетергесез: әнием Гъәфифәнең әти, әнисе Нәфисә, Җәләлетдин, аларның тагын балалары Сәләхетдин, Фәрит: әтием Гъәбделмәлик, аның бертуганнары Гъәтифә, Къәмилә, бертуган апам Дилбәр, аның гаиләсендә Гөлсинә, Рәшит, бертуган энеләрем Айдар, Илгизнең гаиләләрендә Илмира,  Илдар, Илизә, Ирек, Мәдинә, Нәзирә, Әлфиә, Фәридә, Тимур, Нәзихә, Закирҗан, сеңлем Винираның нәселе Әминә, Рәфис, Әдибә, Мингәзиз, Динәрә, Диләрә, Рифат...
   
Әтинең абыйсы Гыйлметдиннең кызы Дилбәр-Мәрзийәнең  гаиләсе: Ильяс, Ринат, Тимур, Рамилә, Дамир, Әдилә;  Гъилметдин абыйның икенче кызы Розаның нәселе Гъәйшәбикә, Алисә:
   
Низаметдин бабайның кардәшләре Галәветдин, Нәҗметдин, Шәрәфетдин, Шиһабетдин, аларның нәселе Маһинур, Гәүһәриә, Фирдәүес, Мәдәррис, Нуриә, Таһир, Лилиә, Әмирә, Әмирхан; әтинең апайлары Къәмилә, Гъәтифә, аларның бала, оныклары Саимә, Рәшит, Раилә, Ризидә, Рита;   Әтинең сеңелләре Гөлҗиһан, Маһрикамал, аларның бала, оныклары Рәийсә, Ниаз, Диаз, Ләийсән.
   
Үземнең гаиләдә: Илдар, хатыным  Мөсфиә, аның әнисе Вәдыйгә, бертуган апа, сеңелләре Наилә, Кифая, Изидә, Рәшидә, аларның кардәшләре Зимфирә, Зилә, Илүсә,  Фикүзә, Зөлфиә, Миңнулла, Әнисә, Фәниә, Сәйфетдин, Азалиә, Әлиә: улыбызның, ике кызыбызның балалары, ягъни оныкларыбыз Әлисә, Кәринә, Әлинә, Әлия.
   
Бу авазга карата фәнни фикерләүгә якынайсак, тәлгәшебез махсус татар авазларына багышлана дигә ебезне хәтерләп, ул барлык халыкларда да бар, диюче дә булуы ихтимал; бәхәсләшмибез – ул бәйнәлмиләл, ягъни интернациональ аваз. Ә бит аның халыкара дип танылыуында нәкъ менә “татарлыгы” хәл итә дә. Һәр татар моны ап-ачык тоя.
 
Тукаебызның мәшһүр “И туган тел” гыйбарәсен китерү дә җитәдер. Тулы мәгънәле өч сүз-лексемадан  торган, халык зиһенендә мәкаль, хәдис кебек береккән, көндәлек еш кулланыла торган тәкъбирнең иң беренче берәмлегедер – бер генә аваздан торса да ул әле тулы мәгънә белдерү өстенә хис төсмере дә белдерә, сөйләмне татарга гына хас көй-моң-аһәңле итә.
   
Бу җитди фактор фәндә дә танылган. Менә профессор В.А.Богородицкийның “О корневом вокализме и его изменениях в Казанско-татарском диалекте” 1925 елда сөйләгән “Фонетика татарского языка в связи с другими Менә(Вестник научного общества татароведения, Казань, 1928,№8, 112-122 б.).
   
И урысныкы белән охшаш кыска сузык түгел (янәшә сузыкларның йомшак әйтелүдә охшашлыгын искә алмаганда –җил, җир, кич, кит, кил. Бу урында бит асты искәрмәсендә мондый текст: Татар теленең йомшак тартыклары йомшаклыгы дәрәҗәсе ягыннан урысныкыларныкына җитмәгән. Өстәвенә, татар тартыкларының йомшаклыгы тулаем сузыкларның йомшаклыгы -- палятальлегенә бәйле. Ә руста ул алай түгел: воз – вез. Лад –ладь.Татарчада, киресенчә, азаккы тартык т йомшак була алмый. Иттә ул калын була алмый.
   
Кайбер очракта и озын була: Эшли, йөкли, сөйли. Кайберәүләр моны да ялгыш дифтонг диләр, дифтонг ясаучы сузык диясе урынга.
   
“И”нең сөйләмдәге гамәли әһәмиятен аңлатканда балаларга мондый мисал да тәэсирле булыр. Малайлар шомырт җыя. Өстәге ботакка буйлары җитми. Ботак тоткан малайга астагысы кычкыра: “И-!”. Ботак иелә, шомырт җыела.
 
Җырларга килгәндә  “И”сез татарча җыр юк: Менә кичә генә  бер сәгать тыңлап алганнардан: Әнием диеп, Иртән уянам. Син, мин... Иркәм. Бик. Ятим. Биш. Димичә. Көймичә.  Яшик әле сөенеп...; Игелекләр юлдаш булсын...;Гомерләр бик тиз үтә...  Нигә һаман чакырасың икән, кил әле дип;
 
Сизәсез бугай: Ә, И  авазларын фәнни анализлаганда без аларның озынаю юнәлешендә үзгәрүен тоябыз --кушавазлар (дифтонглар) барлыкка килә: ә-ә, әй, ийә, йә,и-и һ.б.
   
Болар бит фәндә дә танылган, яшәеш гамәлендә дә әһәмиятле мөстәкыйль берәмлекләр. Үзләренә аерым язма сорала.
                           Илдар Низамов,
                  филология фәннәре докторы
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 13.01.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»