поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.01.2022 Мәдәният

"Әнкәйдән елый-елый шуны сорадым": Зөһрә Шәрифуллина 65 яшьлек юбилеен каршылый

Татарстанның халык артисты, “Су буенда учак яна”, “Нигә яна йөрәгем?”, “Ялгыз аккош күлләрдә”, “Балан”, тагын бик күп җырлары белән халык күңеленә үтеп кергән Зөһрә Шәрифуллина быел 65 яшьлек юбилеен каршылый. Күпләрнең хөрмәтле остазы, якташлары өчен “Сарманның сары сандугачы”, халкыбызның горурлыгы, яраткан әни, сөекле хатын, кадерле әби ул.

Мин барганда да оныклары белән мәш килә иде. Сәхнәдә ихлас, киң күңелле җырчы тормышта да бик ачык, гади икән. Зөһрә апаның иҗаты, тормыш юлы хакында үзе белән сөйләштек.


— Зөһрә ханым, ничек хәлләрегез? Юбилейга әзерләнәсезме?
 
— Хәлләр әйбәт. Гомер үткәне сизелми дә, күңел генә һаман яшь, гел сәхнәгә тартыла. Юбилейны пандемия сәбәпле язга күчерергә туры килде. Төгәл датасы билгеле түгел. Алдан берни әйтергә ярамый, дөнья хәлен белеп булмый. Иҗат кичәсендә 42 елда тупланган кичерешләрем, җырларым, табышларым белән бүлешәсем килә.
 
Озак еллар бер урында эшләп, лаеклы ялга чыктым. Филармония икенче өебез кебек булды. Аннары да элемтә өзелмәде. Филармония каршында эшләп килгән “Илһамият” клубына йөрдек. Тик торганыбыз юк. Төрле бәйгеләргә жюри әгъзасы итеп чакыралар, концертларда катнашам, Рәшит Ваһапов фонды белән тыгыз элемтәдә эшлибез. “Яңа татар җыры” конкурсы шагыйрьләргә һәм композиторларга иҗат итәргә тагын да зуррак мөмкинлекләр ачты. Әле яңа гына “Шәрык базары” проектына старт бирелде. Мондый чаралар сәхнә кешесен тырышырга этәрә. Иҗат белән кайнап яши башлыйсың.
 
— Юбилей уңаеннан китабыгыз да басылды?
 
— Аның проект җитәкчесе — ирем Азат Хәлимов, төзүче мөхәррир — Габделбәр Ризванов. Үземнән соң истәлеккә китап калдыру зур хыялым иде. Пандемия вакытында аны әзерләргә, материаллар тупларга мөмкинлек туды. Анда яшьлек хатирәләре, истәлекләр, фотолар, төрле елларда чыккан әңгәмәләр, репертуарымдагы иң популяр җырлар урын алган.
 
— Сез колхозда, балалар бакчасында да эшләгәнсез. Җырчы булырга кайчан карар кылдыгыз?
 
— Гаиләдә 8 бала үстек. Мин — төпчеге, кызганыч, абый-апаларым барысы да вафат. Әткәй Нигъмәтулланың сугыштан кайтканда сәламәтлеге нык какшаган иде. Ул арабыздан иртә китте. Әнкәй тормышта күп сынаулар кичереп, 90 яшькә кадәр яшәде. Җыр-моңга сәләт тә аннан күчкәндер. Ул бик матур җырлый иде. Гарәпчә укый-яза белә, олыгайгач та күзлексез укыды. Кечкенәдән җырчы булырга теләдем. Фәнис абыем колхозда эшли башлагач, беренче хезмәт хакына хромка гармуны алган иде. Эшкә киткәндә аны сандыкка яшерә. Әнкәйдән елый-елый шул гармунны сорап алып, үзлектән халык көйләрен уйнарга өйрәндем. Кызганыч, гармунын миңа калдырып, 18 яшендә абыем якты дөньядан китте.
I сыйныфтан ук җыр дөньясына алып кергән укытучым Римма Сафинага да рәхмәтлемен. Мәктәптә бер концерт та минсез үтми иде. Тагын бер остазым — Мәсгүдә Шириязданова. Ул музыка мәктәбендә мине баянда уйнау серләренә өйрәтте. Әнкәйгә ияреп, күршеләргә кич утырырга кергәнем истә. Анда мине һәрчак җырлаталар иде. IV сыйныфта укыганда ике зур югалту кичердек. Фәнис абый белән бер елны әткәй дә вафат булды. Сарманда Казан консерваториясе каршындагы мәктәп өчен укучылар туплыйлар иде, әнкәй мине җибәрмәде. Галимҗан абый армиядә, әнкәйнең пенсиясе аз, колхозга эшкә урнашырга туры килде. Ул чакта авылда моннан да зуррак эш юк иде. Әнкәй дә сөенде: “Утарың тулы мал, келәтең тулы ашлык булыр”, — диде. Берникадәр вакыттан соң, баянда уйнаганымны белеп, балалар бакчасына музыкант итеп чакырдылар. Аннары мәдәният йортына күчтем. Сәхнә тормышым икәнне аңлап, Түбән Кама музыка училищесына җыр бүлегенә укырга киттем. Анда минем өчен профессиональ сәнгать дөньясына юл ачылды.
 
— Сез сәхнәгә чыккан елларда җырчылар бармак белән генә санарлык булгандыр. Хәзер исемнәрен дә истә калдыру мөмкин түгел. Тамашачының күңелен яулар өчен, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
 
— Безнең буын җырчылары фонограммага җырлауның нәрсә икәнен белмәде. Бу — җырны җансыз итә торган нәрсә. Үз йөзеңне, үз репертуарыңны табу мөһим. Кемнедер кабатлап, үзенчәлекле булып булмый. Сиңа гына хас тавышың, имиджың булсын. Халык ясалмалылыкны кабул итми. Аллаһ биргән сәләтне зур тырышлык белән камилләштерү шарт. Белем алу, фикерли белү мөһим. Сәхнәдә сөйләгән һәр сүзең өчен хисап тотарга кирәк. Сәхнә — кешене тәрбияли торган, изге урын.
 
— Яшьләр иске җырларны үзгәртеп, заманчалаштырып җырлый. Моңа ничек карыйсыз?
 
— Замана гел үзгәреп тора. Бер урында таптанып булмый. Җырга хокукы булган кешедән рөхсәт алып башкарсалар, зыян юк. Элекке җырларга яңа сулыш өрү начар түгел. Бары җырларны заманчалаштырганда, аның милли бизәге, колориты саклансын иде. Танымаслык дәрәҗәдә үзгәртмәсеннәр.
 
— Сарманга еш кайтасызмы? Анда кемнәрегез бар?
 
— Авылда туганнарыбыз яши. Сарман халкы бик кунакчыл. Концертлар белән кайтканда да, зал тулы тамашачы каршы ала иде. Авылга еш кайтабыз. Әткәй-әнкәйнең каберенә барам. Мәчеттә авылдашларны җыеп, Коръән ашлары уздырабыз, корбан чалдырам.
 
Зөһрә ханым Шәрифуллинаны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигез тормыш телибез. Моңлы җырларыгыз белән озак еллар сөендереп торыгыз.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 11.01.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»