|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2022 Криминал
Тагын бер татарстанлы газиз әнисен үтергәнӘлмәттә 42 яшьлек исерек хатын-кыз 64 яшьлек анасы белән талашкан. Тикшерү ачыклаганча, тавыш өлкән яшьтәге хатынның психик авыруы аркасында чыккан булырга мөмкин. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, хатын-кыз талашканда анасына пычак белән чәнчегән, аннары йокларга яткан. Иртән ул анасының үлгән икәнлеген күргән һәм ашыгыч ярдәм чакырткан, дип яза Татар-информ.
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын-кыз тикшерү вакытында сак астына алынган.
Кичә Чистайда яшәүче ир-ат, әнисен үтереп, мәетен кисәкләргә аерган һәм урманга яшергән дип язган идек.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|