|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2022 Җәмгыять
Путин кулы тигән песине 9,5 миллионга саталар. Алырга теләүчеләр дә барТула өлкәсендә имеш кайчандыр Президент Путин үз кулларында тоткан песине сатуга куйганнар. Игълан авторы фикеренчә, бу мәче “коллекционерлар өчен яхшы булачак”. Песине Mercedes-Benz E 200, Kawasaki Ninja 600 яисә йортка алмаштыру мөмкинлеген дә карыйм, дип белдергән сатучы. Берничә көн эчендә мәченең бәясе 6,5 миллионнан 9,5 миллион сумга кадәр җиткән.
Бу хәбәрнең дәвамы да бар. Имеш (сизәсезме? “имеш”ләр бик күп монда), песи белән “Англиядә яшәүче кеше” кызыксынган. Бу хакта мәченең хуҗасы хәбәр иткән.
“Бу атнада песине броньләделәр. Әлеге йорт хайванын карарга Англиядә яшәүче хөрмәтле шәхес киләчәк”, – дип язган песине сату игъланы астындагы комментарийларда аның хуҗасы.
Тула өлкәсендәге Богородник шәһәренә кем килергә тиешлеген сатучы анык әйтми. Әмма шул уңайдан Тулага Владимир Путин (!) килергә тиеш, ди. Имеш.
“Новости, которые мы заслужили” дигән киң таралган гыйбарәне ишеткәнегез бармы, җәмәгать? Менә бу мәгълүмат та шул хәбәрләр өлкәсеннән. Ниндидер кеше тузга язмаган игълан куйган һәм шуны “раскручивать” итә. Ә без тел шартлатып шул хакта укыйбыз...
Фото:mato48.com
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|