|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2022 Криминал
Чистайда яшәүче ир-ат, әнисен үтереп, мәетен кисәкләргә аерган һәм урманга яшергәнТикшерүчеләр фаразлавынча, гадәттән тыш хәл 4 гыйнвар кичендә булган: Чистайда яшәүче 38 яшьлек ир-ат әнисе белән аракы эчеп утырган. Кайсыдыр мизгелдә алар арасында низаг купкан һәм ир-ат әнисен кыйнап ташлаган, шуннан соң йокларга яткан. Иртән торганда инде әнисе үлгән була. Ул аның мәетен кисәкләргә аерган һәм шәһәр территориясендәге урманга яшергән. Икенче көнне этләрен йөртергә алып чыккан кешеләр хатын-кызның мәетен табып алган. Оперативниклар аның шәхесен ачыклаган һәм тиз арада җинаятьченең эзенә төшкән, дип яза Татар-информ.
«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз гаебен таныган, хәзер ул сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|