|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2022 Шоу-бизнес
Алсу Фазлыева: “Бала тапканнан соң ике атна 40 белән яттым. Чак исән калдым”Алсу Фазлыева үзенең тормышындагы истәлекле вакыйгалары турында сөйләп уртаклашкан. Баксаң, җырчы икенче улын тапканнан соң, чак үлми калган икән. Бу хакта ул болай дип искә ала:. "Ильяс белән токсикоз булмады, бар әйберне дә рәхәтләнеп ашадым. "Бала тугач, аллергиясе булыр, теләсә-нәрсә ашап булмас", дип, үземне бөтенләй дә чикләми идем.
Ильяс җәй туды, туар алдыннан бик күп җиләк-җимеш ашап калган идем. Икенче улым белән балалар табу йортыннан чыккач та, карбыз ашап карадым. Һәм минем температурам 40 ка кадәр күтәрелде! Әни орышты мине анда, янәсе, карбыз ярамаган, ник ашадың дип. Ә температура сәбәбе башка — бала тапканнан соң ялкынсыну киткән булган икән.
Бик каты авырдым, ике атна 40 температурасы белән яттым. Бернәрсә дә ашый алмый, шыр сөяккә калдым. Бик күп антибиотиклар кадатып, чак исән калдым мин анда", - ди Алсу Фазлыева.
--- |
Иң күп укылган
|