|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2022 Мәдәният
Милли музей 1910 елгы Казан буенча интерактив экскурсияләргә чакыраКәнәфигә утырган килеш виртуаль чынбарлык шлемын киеп, 111 ел элек булган Казанга сәяхәт ясарга мөмкин. Интерактив VR-экскурсияләргә алдан язылып килергә мөмкин. «Переходъ» — 3 меңнән артык архив фотосурәте нигезендә XX гасырның 1910-1920 еллардагы Казанның тарихи яктан төгәл визуальләштерү проекты. Проектның эш төркеменә тарихчы, археолог, реставратор, VR программалаштыру һәм визуализация белгечләре кергән. Урамнар һәм мәйданнар югары сыйфатта торгызылган, борынгы Казан буйлап сәяхәтне өр-яңа VR-күзлекләр тәэмин итә. Биналарның архитектурасын, кибет киштәләрен карарга, афишаларга укырга мөмкинлек бирелә. Виртуаль сәяхәт кылу өчен 7 (987) 219-04-26 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|