поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.01.2022 Ир белән хатын

Рания Мостафина: Гомеремдә Рәмзискә кияүгә чыгармын димәгән идем

Бер карашы җитә… Балтач районының Арбор авылында гомер итүче Рания Мостафина әнә шулай ди. Ире Рәмзисне сүзсез дә аңлый ул. Озак еллар бергә яшәп, ияләшү галәмәте генә түгел бу. Рәмзис кечкенәдән берни ишетми һәм сөйләшә алмый. Аларның балачагы гел бергә үтә. Ул чакта бергә буласыларын кем белгән? Бу егетнең кайчан да булса үзенә күз салыр дип уйламый да. Рания мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга китә. Шунда эшкә урнаша.

– Гомеремдә Рәмзискә кияүгә чыгармын димәгән идем. Без аның белән бары тик дуслар гына идек. Бервакыт авылга кайткач, Рәмзис яныма килде дә, ишарәләр белән:«Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – ди. Уйнап кына, әйе,дидем.Тик авыздан сүз чыгып очкач, кирегә юл юк иде. Рәмзис эшне тиз тотты. Февраль аенда никах укыттык, мартта туебыз узды, – дип сөйли Рания.
 
Баскан җирдән ут чыгара торган кызның сөйләшә алмаучы егеткә кияүгә чыкканын аңлап та бетермиләр. Янына килеп:«Телсез кеше белән ничек яшәмәкче буласың?» – диючеләр дә була.«Балаларың сөйләшә алмаса», – дип тә куркыталар. Тик Рания иренең  сөйләшмәве тумыштан түгел, каенанасының корсаклы чакта  пешүеннән икәнен белә. Шуңа да кеше сүзенә бирешми. Иң мөһиме –Рәмзис тә аның өчен нишләргә белмичә тора, иренең әти-әнисе дә бик җылы кабул итә. Кыз балага күп кирәкме инде?! Ул төп йортта килен булып яши башлый.
 
– Каенанама бик рәхмәтлемен. Беренчедән, минем өчен нинди акыллы ир үстергән. Икенчедән, нәрсә булса да, әни миңа киңәшче, терәк булды. Хәтта кияүгә чыккач, бәби алып кайта алмыйча йөргәндә дә, табиблар балагыз булмый, дигәндә дә, әни юатты. Табибларда ялгыша ала,  дип тынычландырды. Аның сүзләре хак булды. Мин башта Сәет улымны, аннары Зиннәтне алып кайттым, – ди Рания.  Икенче баламны тапкач, миндә бик көчле депрессия булды. Ике ай урыннан тормадым. Хәтта балага исем кушканда да ятып кына тордым. Мине якыннарым ташламады. Кәүсәрия әни сабыр булган да инде. Улымны берсүзсез карады. Мин  ул чакларны бик хәтерләмим дә. Авыруым көчле булган. Әле ярый фельдшерыбыз уколлар салып, мине дәвалады. Казан хастаханәсенә җибәрмәделәр. Мин аңа бик рәхмәтле.
 
Ире дә шушы чакта сынала. Ул хатыны өчен өзелеп торганын тагын бер кат исбатлый. Рания үзе дә, безнең мөнәсәбәтләрдә сүзләр артык, ди.
 
– Рәмзискә теге вакытта ярый әле кияүгә чыгам дигәнмен. Мин – бик бәхетле хатын. Иремнең яратуын тоям. Ул бик игътибарлы. Җәйләрен болыннан бер дә чәчәксез кайтмый. Бәйрәмнәрне исендә тотып, гел мине сөендерергә тырыша.  Сөйләшә алмый торган кеше дип әйтмәссең дә аны. Рәмзиснең дусларының күплеге! Бик аралашучан ул. Кулыннан килмәгән эше юк, – ди хатыны. –  Әтиебез аны, 18е тулгач, колхозга эшкә урнаштырган. Ул эретеп ябыштыручы булып эшләде. Әле менә соңгы вакытларда сәламәтлеге какшап тора. Тиздән операциягә җыена.
 
Хатыны Рәмзисне мактаса, ир туганнары киленне зурлый. Раниянең чаялыгын, үткенлеген яраталар икән. Ранияүзе  дә, бер эштән курыкмыйм, ди.
 
– Эшләмәгән эшем калмалы. Сәүдә өлкәсендә дә, балалар бакчасында да эшләдем. Тегәргә дә өйрәндем, заводка да барып кердем. Бу эшләрем күрше авылларда иде. Юл йөреп арган чагымда, үзебезнең колхоз җитәкчесе, Рания, әйдә, мал фельдшеры бул әле, диде. Баштарак, куркып калдым. Бер көндә эшләмәгән килеш, башкара алмам кебек тоелды. Тик җитәкче мине күндерде, – ди Рания. – Теләк булса, өйрәнәсең икән ул. Ике ай дигәндә, мал табибы итеп куйдылар. Тырыштым, үземә кирәген эзләп укыдым. Махсус курслар уздым. Әле бер имтихан вакытында вуз укытучылары дөрес җавап биргәнемә шаккатып, кайдаукыдың, диделәр. Мин исә яшермичә, белемем юк, тәҗрибәм бар, дидем. Мине алар  югары белем алырга Казанга чакырдылар. Быел 36 яшемдә укырга керергә җыенам.
 
Раниянең кызларга киңәше дә бар: кияүгә яраткан кешегезгә чыгыгыз, ди ул.
 
–  Иремдә бер генә кимчелектә күрмим. Аның күңеленең яхшылыгын белсәгез иде! Ике улым әти дип өзелеп тора. Яныннан да китмиләр. Бәхет өчен тагын ни кирәк?! Уйнап әйткән сүзем өчен әле дә сөенәм. Алдагы көннәрдә дә тигезлектә яшәсәк иде, – ди Рания.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.01.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»