|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.01.2022 Мәдәният
Ваһапов фестивале 2022 елда узачак чараларына анонс ясады5 март көнне "Пирамида"да - "Яңа татар җыры-2" конкурсының Гала-концерты узачак. Быел концерт тагын да масштаблырак узачак. Билетлар сатуга чыккан. 28 март Филармониядә "Халык җәүһәрләре "проекты ачылачак. Гади халык арасыннан үтә талантлы җырчыларны табып, аларны зур сәхнәгә чыгарырга дигән максат кулган. Март - апрель айларында 3 буын татар артистларын бер сәхнәдә берләштергән "Йолдызлар сәламе" проекты белән гастрольләргә чыгу планлаштырылган. 16 май БКЗда инде 18 тапкыр Ваһапов фестиваленең Гала-концерты узачак. Затлы тамашачыга - затлы тамаша! Ә август аенда грандиоз "Казанда Шәрык базары" Халыкара төрки эстрада фестивале узачак. Мондый зур , масштаблы, дөньякүләм чараны күрми калырга мөмкин түгел!
--- |
Иң күп укылган
|