поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.01.2022 Мәгариф

Яңа елда мәгариф өлкәсендә нинди яңалыклар көтелә?

1 гыйнвардан мәгариф системасында эшләүчеләрнең, шул исәптән кече тәрбиячеләр, пешекчеләр, техник хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары артачак. Уртача алганда, оклад 2,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр арта дигән сүз.

Мәктәпләрдә укучылар финанс белемен өйрәнә башлый. Ул булган дәресләр хисабына укытылачак.
 
Укучыларның кышкы каникулы 16 гыйнварга кадәр озайтылырга мөмкин. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова  коронавируска бәйле вазгыять сәбәпле, мәгърифәт министры Сергей Кравцовка шундый тәкъдим белән чыккан.
 
Төбәкләргә мәктәпләрне яңарту өчен ил казнасыннан 90 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Әлеге сумма ике меңнән артык мәктәп, ашханәләрне төзекләндерүгә тотылачак. «Безнең укучылар заманча мәктәпләрдә укырга тиеш. Бүлеп бирелгән акча уңайлыклар, имин шартлар тудырырга ярдәм итәчәк», – дип белдерде Премьер-министр Михаил Мишустин.
 
Илдәге барлык 33 педагогик вузда да факультетара технопарклар булдырылачак. Әлеге технологик шартлар педагогика ысулларын яңартуны, фәнне үстерүне күздә тота.
 
Татарстанда  беренче, икенче, өченче категориягә кертелгән мәктәпләрдә иминлекне саклауга 1,2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.
 
Киләсе елда республикада «Үсеш ноктасы» федераль проекты буенча 117 авыл мәктәбендә химия, биология, физика кабинетлары җиһазландырылачак. 52 мәгариф оешмасында, ягъни 46 мәктәптә һәм 6 урта һөнәри уку йортында компьютерлар яңартылачак.
 
Җиде  тулай торакны төзекләндерү өчен 190 миллион сум акча бүленәчәк. Алар арасында Тәтеш авыл хуҗалыгы, Әлмәт сәүдә-икътисад, Чаллы педагогика көллиятләре, Казан технология һәм дизайн, Сарман, Кукмара, Алексеевск аграр көллиятләре тулай тораклары бар.
 
2022 елдан татар теле һәм әдәбияты, дәүләт теле буларак, укыту планының мәҗбүри өлешенә кертеләчәк. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, туган тел ул – фән, аны һәркем укырга тиеш. Кайсы телне укытуны  әти-әниләр үзләре сайлый. Федераль стандартлар буенча, катнаш гаиләдә тәрбияләнүче бала татар телен белмәсә дә, аны  дәүләт теле буларак сайлый ала. Әгәр рус баласы татар телен сайлый икән, аның өчен ул – туган тел түгел, ә дәүләт теле.
 
– Һәр кеше туган телен сайлый ала, без шартлар тудырабыз. Туган тел буларак татар теле, дәүләт теле буларак татар теле, татар әдәбияты – өч программа федераль исемлеккә кертелде. Кайвакыт, без туган телне укырга теләмибез, дигән сүзне ишетергә туры килә. Ә моны беркем сорамый, гомуми белем турында аттестат аласың килә икән, теге яки бу телне сайларга тиешсең. Ул уку планында бар, – ди Илсур Һадиуллин.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.01.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»