|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.01.2022 Җәмгыять
Энеләрен үлемнән коткарганУзган елның ахырында, 29 декабрьдә билгеләнүче Коткаручылар көне кысаларында Башкортстанның Конгресс-холлында герой балаларны бүләкләү тантанасы үтте. Аларны БР Хөкүмәте бүләкләре, Федерация Советының "Батырлык күрсәткән өчен" һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының истәлекле медальләре белән бүләкләделәр. Уфа районында яшәүче 14 яшьлек Герман Макаров ике энесен янгыннан коткарган. 23 май көнне Алексеевка авылының Леговая урамындагы йортка ут капкан. Янгын сүндерүчеләр, килеп, ярты сәгать эчендә ялкынны сүндерә. Әмма монда пожарныйлардан башка да бер герой булган әле.
Йортны ут ялмап алган вакытта бина эчендә 14, 9 һәм 4 яшьлек яшьлек малай булган. Малайларның әниләре, теше сызлап, стоматологка киткән булган, 14 яшьлек Герман бу вакытта кече энеләрен карап торган.
Малайларның берсе, кызганычка каршы сөйләшми һәм кеше сөйләмен дә әллә ни аңламый торган 9 яшьлек Богдан ванна керергә дип икенче катка менеп китә. Иң кечеләре белән Герман 1 катта телевизор карап утырганнар. Берникадәр вакыттан соң Герман каяндыр өстән сәер тавыш ишетә һәм нәрсә булды икән дип 2 катка ашыга. Анда менгән үсмер икенче катның кап-кара төтендә икәнен күрә. Үсмер югалып калмый, ванна бүлмәсенә кереп, Богданга чыгарга булыша. Идәнгә ятып диярлек алар баскычка таба бара. 1 катта аларны 4 яшьлек Егор көтеп торган. Герман Егор белән Богданны йорттан алып чыга.
Энеләрен тышка алып чыккач, Герман күршеләренә янгын турында хәбәр итә һәм үзаллы янгын сагын чакыра. Йортны коткаралар, әмма эчке яктан ул шактый зыян күрә, анда әле булса ремонт бара.
“Куркыныч булды, әлбәттә, мин шүрләдем, әмма энеләремне коткарырга кирәк икәнлеген аңладым. Үземне герой дип санамыйм, битараф булмаган һәркем бу исемне ала ала. Медаль алу күңелгә рәхәт, әлбәттә, киләчәк буынга күрсәтер нәрсә бит бу”, – ди укучы.
Чыганак: bashinform.ru
Әлфи ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|