|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.01.2022 Фаҗига
Авариядә зыян күрүчеләрнең берсе һәлакәт урынында ук үлгәнТатарстанның Югары Ослан районында кичә кичке сәгать алтынчыда юл һәлакәте булган. Chevrolet Aveo һәм Dodge автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Казан-Ульяновск юлының дүртенче чакрымында Chevrolet автомобилен йөртүче 23 яшьлек кыз идарә итә алмаган һәм каршы як полосага чыгып, Dodge автомобиле белән бәрелешкән, дип яза Татар-информ.
Шаһитлар сүзләренчә, өч зыян күрүчене Chevrolet автомобиленнән коткаручылар алган.
Агентлыкка билгеле булганча, зыян күрүчеләрнең берсе һәлаәкт урынында ук үлгән, икенчесе - ашыгыч ярдәм машинасында, ә өченчесе хастаханәдә үлгән.
Һәлакәт урынына район прокуроры Василий Егоров барды, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
--- |
Иң күп укылган
|