поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.12.2021 Шоу-бизнес

Кавыштылар, аерылыштылар, бәби таптылар - татар эстрадасында истә калган вакыйгалар

Үтеп бара торган 2021 елда татар эстрадасында нинди вакыйгалар булган? Кем аерылышкан, ә кемнәр гаилә корган? Кайсы артистның бәбие туган? Бүген әнә шул вакыйгаларны барларга, кыскасы, 2021 елга йомгак ясарга булдык.

Елның грандиоз туе
Туйлардан башлыйк әле. Элвин Грейның сөйгәне Инзиләгә өйләнүе елның грандиоз вакыйгасы булды. Яшьләрнең никахы 16 гыйнварда, ә туе 17 сентябрьдә узды. Туй мәҗлесендә хәтта Салават Фәтхетдинов та бар иде.
Быел җәй көне Ришат Фазлыйәхмәтов та өйләнде. Ришатның хатыны Эльмира күпләргә “тәтишка” дигән исем аша таныш.
2021 елда Дилә Нигъмәтуллина икенче тапкыр кияүгә чыкты. Регина Тимербулатова да законлы хатын булды.
 
Аерылышкан парлар
Кызганыч, эстрадада аерылышу очракларын да күрдек. Айсылу Габдинованың иреннән аерылуын күпләр белми калган булса, Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның аерылышуын бөтен халык күзәтте. Бөтен эстрада шау-гөр килде. Ильмира белән Русланның кабат кавышуына халык әле дә өметен өзми. Хәер, анысын вакыт күрсәтер.
 
Елның гаугалы низагы
Татар эстрасында ел да берәр гауга булып тора. Быел яшь җырчы Зәлиләнең Рәшит Ваһапов фондыннан китүе, Дилә Нигъмәтуллина белән Лэйна арасындагы низагны ишетмәүчеләр сирәк булгандыр. Соңгысы “Миләшләрем” җыры сәбәпле килеп чыкты. Бу җырны башкарганы өчен Лэйнаның продюсерлары Диләдән 70 мең сум акча таләп итә. Бу хәлнең әле дәвамы булачак, чөнки хәзер авторлар арасында да үзара низаг башланды.
Иң гаугалысы Фирдүс Тямаев белән Элвин Грей арасында булгандыр, мөгаен. Хәтерләсәгез, быелның 22 мартында Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Кыргыз Миякә авылындагы концерты өзелде. Ул вакытта Элвин Грей Фирдүсне клуб мөдиренә акча төрткән дип сөйләгән иде. Шуннан соң җырчыларның арасы шактый гына бозылды. Шөкер, ел тәмамланып килгәндә, дуслаштылар бугай.
 
Зур югалту...
9 ноябрь көнне татар эстрадасы зур югалту кичерде. Аяз көнне яшен суккандай җырчы Нурислам вафат булды. Ул “Зәңгәр күзле кызны сагынам” җыры белән халыкка танылды. Соңгы елларда Нурислам югары кан басымы белән интеккән. Урыны оҗмахта булсын.
 
Бэби-бум!
Артистлар ел да үрчеп тора, Аллаһка шөкер. Бала табучылар буенча җырчылар рекорд куяр иде, билләһи! Замирә Рәҗәпованың аягы җиңел булды. Ул 2 гыйнвар көнне кыз бала тапты. Аннары гыйнвар ахырында – Чулпан Юсупова, 1 февральдә – Индира, 14 февральдә Гүзәл Уразова бәби тапты.
Апрель аенда Альбина Абрамова әни булды, Алмаз Хәсәновның, Илназ Хәнәфиевның уллары туды. Май аенда Зинира Рамазанова малай тапты. Рөстәм Насыйбуллин өченче тапкыр әти булды. 7 июньдә Лилия Хәйруллина, 21 июньдә Алсу Фазлыева өченче тапкыр әни булды. 6 июльдә Рөстәм Асаевның улы, 7 июльдә Гөлназ Закированың кызы туды.
1 август көнне Эльнара Ганиева, 17 октябрьдә Гөлназ Асаева, 26 октябрьдә Рәфинә Ганиуллина, 12 ноябрьдә Ләйсән Таишева кабат әни булды. Чын мәгънәсендә, бэби-бум, җәмәгать!
 
“Исем”нәр һәм юбилейлар
Тагын бер сөенечле вакыйга – быел Илсөя Бәдретдинова белән Әнвәр Нургалиев Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды.
2021 елда татар эстрадасында юбилейлар да булды. Зөһрә Шәрифуллинага – 65, Җәвит Шакировка – 60, Айдар Тимербаевка – 50 яшь тулды. Юбилярларны чын күңелдән котлыйбыз, озын гомер телибез!
Җыр дөньясында “Татар җыры”, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантаналары булды. Бик күп артистлар бүләкләнде.
Иң сөендергәне шул – күңелле, шатлыклы вакыйгалар күбрәк булган. Татар эстрадасы бары сөенечле яңалыклары белән генә сөендерсен, югалтулар булмасын иде.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.12.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»