поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.12.2021 Җәмгыять

"Мин яктылык күрәм": Экстрасенс Алсу Газимҗанова фаразларын әйтте

Юлбарыс елы килә. Барыбыз да аны зур өметләр белән көтә. Ел нинди булыр? Экстрасенс Алсу Газимҗанова белән әнә шул хакта сөйләштек. Аңарчы газета укучыларга Алсуның 2021 елга биргән фаразларын искә төшереп үтәбез:

– Климат үзгәрәчәк. Икътисадта киеренкелек саклана. Кризис ел буена җитәчәк. Россиянең чикләре киңәячәк. Күп кенә илләргә юллар ачылачак. Ел гаилә кору, эшкә урнашу, бала табу өчен уңай булачак. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур уңышлар көтелә. Кайсы өлкәгә тотынсагыз, шунысында эшләрегез гөрләячәк. Тагын да вируска әйләнеп кайтсак, без аңа ияләнәчәкбез. Әмма хайваннарга бәйле ниндидер чир чыгачак. Барысын да ачыкламыйча, аларны бетермәсеннәр иде, – дигән иде.
 
Вирус хакында
 
Без корнавирус хакында 2023 елда бөтенләй онытачакбыз. Озакламый бу авырудан үлүчеләр кимеп, ул гадәти грипп төсле генә булып калачак. Киләсе елда бавыр, эчәклек һәм ашкайнату системасы авырулары баш күтәрәчәк. Ашауга игътибар артуны күрәм. Кешеләр дөрес туклануга күчә башлаячак. Ашказаны эшкәртмәүдән интегүчеләр булачак. Итле ризыкларны азрак куллана башлаячаклар.
 
Авырулар хакында
 
Онкология авырулары артка чигенә. Медицинада зур үзгәрешләр булачак. Әйтик, кул чуклары, аякларны үстерә башлаячаклар. Эшләми башлаган мускуллар, сеңерләрне хәрәкәткә китерәчәкләр. Онкология авыруларын иртәрәк ачыклый башлыйлар. Үпкәләрдә үзгәрешләр барлыкка киләчәк. Бу һавадагы кристалларга бәйле булачак. Соңгы унъеллыкта кешенең үпкәләре башкача эшли башлар. Киләчәктә кешенең ДНКсында үзгәрешләр булачак.
 
Фаҗигаләр хакында
 
Илдә сугыш булмаячак.  Әмма терактлар кабатланачак әле. Акылга зәгыйфь кешеләр артыр. Суицидлар да аз булмас.
 
Авыл хуҗалыгы хакында
 
Мин нигәдер буш басулар күрәм. Бөтенләй ашлык булмас димим, ул уңар, әмма  яңгырлар аркасында аңа зыян килер. Халык җиргә тартылыр. Яшелчәләрне үзе утыртучылар артачак.
 
Туклану хакында
 
Киләсе елда кешеләрнең күбесе хәмердән һәм иттән баш тартачак. Бу агулану белән бәйле булачак. Халык ризык кадерен аңлый башлаячак.
 
Акча хакында
 
Озакламый кәгазь акча бетәр төсле. Кешеләр акчаларын пирамидаларга салмасын иде. Акчаны банкта да сакларга киңәш итмим. Нәрсәдер алырга да кушасым килми. Һәр кеше үзе кирәк әйберенә тотсын. Машиналарга бәйле нидер булачак. Бәлки аларның бәяләре төшәр, бәлки сату кимер, анысы билгесез. Доллар белән евро беркая да китмәячәк. Кешеләр акчаның иң мөһим әйбер түгеллеген аңлар.
 
 Сәясәт хакында
 
Татарстанның чикләре зурая. Ярты елдан соң республикада ниндидер үзгәреш була. Безгә күрше республикаларны кушачаклар. Җирләребез күбәя.
 
Балалар хакында
 
Юлбарыс елында бик күп сабыйлар туачак. Мин гел парлы кешеләр күрәм. Димәк, гаилә коручылар артачак. Аерылышучылар кими. Дәүләт тарафыннан гаиләләр өчен яңа түләүләр булачак.
 
Социаль челтәрләр хакында
 
Тиздән кешеләр телефоннан бераз аерыла башлаячак. Соңгы арада аларны аннан аерып булмый бит. Ниндидер бер популяр социаль челтәр юкка чыгачак. Кайсы икәнен беләм, әмма әйтмим. Менә шуннан соң кешеләр чын тормышка кайтыр дип уйлыйм.
 
Мәгариф хакында
 
Озакламый мәктәптә укулар үзгәрчәк. Дәресләр саны кимер төсле. Җәйләргә БДИда үзгәреш көтелә. Ул җиңеләя. Укытучы һәм тәрбиячеләргә хөрмәт артачак. Ел буе алар хакында сөйләячәкләр.
 
Һава торышы хакында
 
Аномаль җылылык яки салкыннар күренми. Әмма температура нормадан 3–4 градуска үзгәрәчәк. Киләсе елда явым-төшем күп булачак.
 
Бәйрәм хакында
 
Яңа елны гаилә белән үткәрергә кирәк. Үз өегездә калырга тырышыгыз. Өй киемнәреннән, рәхәт итеп бәйрәм итегез. Иң мөһиме – елны дөрес тукланып башлагыз. Төн уртасында майлы ризыклар, озак эшкәртелүче ризыклар ашау яхшыга түгел. Сәламәт чакта гына кәеф күтәренке була. Киләчәктә озын ялларның бетүен күрәм.
 
Юлбарыс елы хакында
 
Фаразлар бирергә куркып тотынган идем, әмма ел әйбәт килә. Мин яктылык күрәм. Кешеләр арасында бердәмлек барлыкка килә, акыл белән эш йөртә башлаячаклар. Кешеләр, тормыштан сабак алып, матур итеп яшәячәкләр.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА әзерләде
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.12.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»