|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2021 Бәйге
«ТӘЭСИР»нең декабрь җиңүчеләре билгеле. Бәйге тәмам. Бәйге дәвам итә!Ай саен уздырылучы «ТӘЭСИР» татар видеороликлары бәйгесенең декабрь җиңүчеләрен 5 гыйнварны көтми игълан итәбез. Менә алар - декабрь ае җиңүчеләре: 1 урын (50 000 сум): Дилә Габдуллина "Киләчәк китапханәсе"
2 урын (30 000 сум):
Айназ Сөнгатуллина "Яшьлек, Гомрең кыска синең..."
3 урын (20 000 сум):
Айдар Нуриев "Бабайга хат"
Дилә, Айназ һәм Айдарны чын күңелдән котлыйбыз!
Әйткәнебезчә, "Тәэсир" бәйгесе җиңүчеләрен ай саен билгеләдек. Декабрь соңгы ай булырга тиеш иде. Һәм бу айны бәйгегә эшләр аеруча күп килде. "Эх, өлгермәдем", "эх, соң ишеттем" дип язучылар да булды. Шушыларны истә тотып, бәйгедә катнашырга теләүчеләрнең ай саен күп булуын күреп, оештыручылар конкурсны ким дигәндә тагын 3 айга озынайтырга карар кылды. Шулай итеп, 2022 елның гыйнвар, февраль һәм март айларында да "Тәэсир" дәвам итәчәк. Видеороликлар һәр айның 20сенә кадәр кабул ителә. Инде бүгеннән үк сылтамаларны bayge.tatar@mail.ru адресына юллый аласыз.
"Тәэсир" татар видеороликлары бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра. Бөтен шартлар Bayge.tatar сайтында. 12+ |
Иң күп укылган
|