поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.12.2010 Мәдәният

Зөлфия Камалова: “Әкиятләр белән кызыксынам” (ЭКСКЛЮЗИВ ИНТЕРВЬЮ)

10 декабрь көнне Казанга Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова килә. Шул уңайдан аның белән иҗат һәм шәхси тормышындагы соңгы үзгәрешләр турында сөйләшеп алдык.

- Беренче сорау яңа альбом турында булыр. Сез һәрвакыт аларга гадәти булмаган, хәтта урыны белән сәер исемнәр кушасыз. Бу юлы альбом Tales Of Subliming, дип атала. Ул нәрсәне аңлата? 

- Моны сүзләр уены итеп кабул итәргә кирәк. Беренчедән, Subliming (сублимация) - химик процесс: бозның, сыеклык халәтен үзып, парга әйләнү күренеше. Альбом кысаларында аңлатсак, мин аны әкиятләрдә урын алган халәт үзгәреше дип карар идем. Альбомның кыскача тарихы болайрак: кызым туганнан соң, мин әкиятләр белән кызыксынып киттем. Күп кенә әкиятләрне өйрәнеп чыгып, аларның психологик анализына керештем һәм үзем өчен яңа мәгънә төсмерләрен ача башладым. Һәм шул әкиятләрдәге кайбер темалар тора-бара җырларыма да күчте. Күбрәк, әлбәттә, хатын-кызларга хас темалар, характерлар, геройлар истә кала. Нәтиҗәдә, җырлар бер альбомга җыелып бетте. 

- Альбом чыкканнан соң, белгәнемчә, сез Австралия шәһәрләре буйлап бер айлык тур үткәргән идегез. Шуның турында сөйләп китә алмассызмы? 

- Әйе, ул бик катлаулы тур булып чыкты. Безгә күбрәк төньяк төбәкләр, аборигеннар яшәгән яклар ошады. Артистлар аларга сирәк килгәли, ләкин без, дәүләт оешмалары ярдәме белән, бик күп кызыклы урыннарда уйнап кайттык. Шәһәрдә яшәгәндә җирле халык белән әллә ни аралашмыйсың. Күбесе алардан әзрәк курка, үзен гаепле итеп тә хис итә. Шәһәрләрне алсак, иң ошаганы Сидней булды. 1000 меңнән артык кеше җыйган залда уйнау, әлбәттә, рәхәт. 

- Нинди җырларны җирле халык яратыбрак кабул итте? 

- Рус халык музыкасы Австралиягә әзрәк таныш булса, татар халык музыкасын алар белми диярлек. Шуның өстенә җырларыбыз эшкәртелеше буенча бик үзенчәлекле. Яңа репертуарның бер өлеше инглиз телендә булганга, аборигеннар җырлар эчтәлеген аңлый башлады кебек тоелды. Әлбәттә, кайбер җырларны башкарыр алдыннан, без аларның эчтәлегенә, темасына тукталып китәбез, халыкны әзерләргә тырышабыз. Безнең аудитория ике өлешкә бүленә: беренчеләренә эчтәлеген белү мөхим, икенчеләренә - юк. Җирле халык күбрәк музыканың үзенә игътибар итә, сүзләргә түгел. Татар җырларын алсак, “Рамай” көен яратып кабул итәләр. Кайсы альбомнан, дип кызыксыналар, эчтәлеге турында сораштыралар. 

- Сез бит әле Аурупада да күп чыгыш ясадыгыз. Анда ничек кабул иттеләр? 

- Әйе, без ике ай буена Аурупада тордык. Бу турның максаты - чыгышлардан кала, андагы тормышны, музыкаль базарны өйрәнеп кайту иде. Бер-ике ел Германиядә яшәп кайтырга теләк бар. Австралия бик ерак урнашканга күрә, очып йөрүе дә авыр, мәйданы, аудиториясе дә кечкенә булып тоела башлады шул. Аурупада без башкарган музыка күбрәк таралган, быел да бик яхшы кабул иттеләр. Ләкин, иң элек, өйгә кайтып, яхшы итеп уйлап алырга кирәк. 

- Кайткач тагын ниләр эшләргә җыенасыз? 

- Беренчедән, хәл җыеп, җылынырга кирәк. Яңа ел алдыннан без Австралиянең бик зур фестивалендә чыгыш ясыйбыз. Аннары инде яңа проект өстендә эш башланыр, яңа тур мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булыр. 

- Австралиянең музыкаль оешмалары сезне бик күп бүләкләр, премияләр белән билгеләп үткән. Ләкин Татарстаннан бер бүләк тә юк. Сез моңа ничек карыйсыз? 

- Дөресен әйткәндә, аның турында уйлаганым юк иде. Альбомнарымны яздыра башлаганда, мин Россиядәге аудиториягә өметләнмәгән идем. Татарстанда минем иҗатыма игътибар арту минем өчен зур куаныч, зур ачыш иде. Мин һәрвакыт та үземә кызыклы юнәлешләрдә генә иҗат итәм, шуңа күрә альбомнарымда төрле телләрдәге җырлар яңгырый. Әгәр дә Татарстанның мәдәни оешмаларынннан берәр тәкъдим килсә, мин бик теләп тагын бер татар телле альбом яздырыр идем. 

- Быел сезнең альбомнарыгыз Интернетта mp3 форматында сатыла башлады. Ул юнәлештә берәр нәтиҗәләр бармы? 

- Әйе, җырларны хәзер турыдан-туры безнең сайттан сатып алып була. Бу безнең өчен яңа формат, шуңа күрә күрсәткечләр әлегә бик югары түгел. Моның сәбәбе аңлашыла - күп кеше матур итеп эшләнгән дискларны күбрәк ярата, без бит тышлыкның сыйфатына бик җитди карыйбыз. 

- Яңа дискны яздырганда кем, нәрсә сезне илһамладырып торда? Төркемегездә берәр-нинди үзгәрешләр булдымы? 

- Бу юлы мин җырларны бер үк кешеләр белән яздырмаска тырыштым. Элекке яңгыраштан аермалы буларак, бу альбомда аккордеон әзрәк, минем яраткан трубалар (шул исәптәр туба, тромбон да) күбрәк яңгырый. Ә илһам чыганагы буларак мин һәрвакытта үземә кызыклы музыка юнәлешләрен кулланам. Үзгәрешләрдән тагын гитара, перкуссия өстәлүен дә әйтеп үтәргә була. 

- Ике ел элек сез Венгрия музыканты белән берничә бик кызыклы җыр яздырган идегез. Андый экспериментларны дәвам итергә җыенасызмы? 

- Дөресен әйткәндә, идеяләр күп, бигрәк тә татар телендә күбрәк җырлар яздырасы килә. Берүземә моны эшләп чыгу авыррак булыр; әгәр дә андый проектка алынырга әзер булган фикердәшләрем табылса, мин шат булыр идем. Белгәнемчә, яшь татар музыкатларының шундый ук проблемалары бар, ләкин мин ышанам, бергә моны хәл итеп була. 

- Соңгы вакытта дәүләтнең, мәктәпнең, гаиләнең татар телен үстерүдәге роле турында бәхәсләр бара. Сезнеңчә, бу өч иституның кайсысы бүгенге көндә телне саклап калуда ярдәм итә ала? 

- Беренче чиратта, әлбәттә, гаилә. Телгә мәхәббәт һәм хөрмәт яшь чакта ук тәрбияләнергә тиеш, дип уйлыйм. Мин әбиемә бик рәхмәтлемен, хәзерге вакытта татарча әз сөйләшсәм дә, җырларымда ул һаман да яшәп килә. Татарстаннан еракта яшәүчеләргә телне саклап калу бик авыр шул. Бу мәсьәләдә, минемчә, дәүләтнең роле бик зур. Яшьләр арасында да телнең дәрәҗәсен үстереп була. Алар бит кайчандыр татарча сөйләшкән, димәк, телне кайтара ала. Туган телдә сөйләшүне кабат модага кертер өчен күптөрле чаралар бар, пиар һәм маркетинг өлгәсендә эшләгән кешеләр аны беләдер.

Аида САФИНА фотосы. 


Ильяс ГАФАРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 06.12.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»