|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2021 Хәвеф-хәтәр
Үсмер тәрәзәдән сикергәнме?
Уфаның мәгълүмат-диспетчер үзәгенә кичә, 28 декабрьдә, Революцион урамының 70 санлы йортын подъезды түбәсендә үсмер ята дигән хәбәр килә. “Уфаның гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 12 яшьлек малайны подъезд козырегыннан алып төшәләр һәм ашыгыч ярдәм медикларына тапшыралар. Үсмерне башкала дәваханәләренең берсенә илтәләр”, – диелә Идарәнең матбугат хезмәтендә.
Малайның югарыдан егылганда хас була торган тән җәрәхәтләре алуы билгеле. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.
Фото:or71.ru
Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|