|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2021 Яңа китаплар
Татарстан китап нәшрияты уникаль басма чыгардыБер китапка төрле буын авторларының иң матур поэзия, тетрәндергеч проза һәм мавыктыргыч пьеса үрнәкләре туплап бирелде. Альманах ике бүлектән тора. Беренче бүлек үзәгендә өлкәнрәк яшьтәге иҗат әһелләренең әсәрләре торса, икенче бүлектә бүген генә әдәби язмышларын тудырып килүче яшь иҗатчыларның әсәрләре тәкъдим ителә. Беренче бүлек үзе дә берничә әдәби юнәлешне эченә ала: урта буын татар шагыйрьләре каләменнән төшкән шигъри әсәрләр белән янәшә күршедәге милли әдәбиятларның күренекле вәкилләре (Геннадий Гребенцов, Саят Камшыгер, Муса Чахаровский) үз әсәрләре белән татар телендә чыгыш ясый.
--- |
Иң күп укылган
|