|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2021 Криминал
Банктан урланган миллионнарның язмышы билгелеБанктан 23 миллион сумга якын акча урлауда шикләнелүче кассир акчаны кая куйганын әйткән. Ул аларны янаучыларга биргән. Сорау алганда хатын аңа янаулары һәм акча таптырулары хакында белдергән, дип хәбәр итә НТВ. Хәзер оперативниклар аның күрсәтмәләренең дөреслеген тикшерә. Әлегә шикләнелүче изоляторда. Узган атнада кредит-касса офисларының берсендә 15 миллион сум, 49,5 мең доллар һәм 49,2 мең евро урланган иде. Акча белән бергә шик төшкән кассир да юкка чыккан.
Хокук сакчылары эзләүгә керешкән һәм "үзләштерү яки үтерү " мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Соңрак кыз үзе полициягә килә. Элегрәк кассирның әлеге инцидентка кадәр кәефсез булуы ачыкланды, ә ире раслаганча, аның психикага бәйле проблемалары бар.
Фото: rg.ru
--- |
Иң күп укылган
|