|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2021 Мәдәният
Республикада 100 ел эчендә төшерелгән фильмнар электрон каталогка тупланачакТАССРда 100 ел эчендә төшерелгән барлык фильмнар электрон каталогка тупланачак. Әлеге масштаблы эш татарстан кинематографының 100 еллыгына багышлана. Ул 2024 елда билгеләп үтеләчәк. «Без республика территориясендә төшерелгән барлык фильмнарны бергә җыячакбыз — нәфис фильмнарны да, документаль фильмнарны да, хрониканы да», — дип белдергән «Татаркино» оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова "Татар-Информ" МА. Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, 2022 елда «Татаркино» базасында түләүле онлайн-кинотеатр эшли башлаячак. «Электрон каталогтан тыш, "Татаркино"ның фотоелъязмасы да әзерләнәчәк. Аларда безнең кинематографиянең барлык тарихы чагылачак», — диде «Татаркино» җитәкчесе.
--- |
Иң күп укылган
|