|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2021 Дин
Әти үлемендә үзебезне гаепле саныйбыз"Әти берничә атна өйдә авырып ятты. Шул чакта хастаханәгә алып бармавыбызга үкенәбез. Аннары анда ковид икәнлеге ачыкланды. Әмма үпкәсенә зур зыян килгән иде. Ул вафат булды. Хәзер аның үлемендә үзебезне гаепле саныйбыз. Бу хис белән ничек яшәргә?", - дип сорый Резидә. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:
— Аллаһның рәхмәте белән әтиегезнең урыны җәннәттә булсын. Бала ана карынында чакта ук, фәрештәләр килеп, аңа җан өрә. Шул вакытта аның күпме ризыгы, гомере, бәхете булачагын да язып китә. Шуңа да әтиегезнең үлемендә үзегезне гаепләмәгез, бу ул туганчы ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән инде. Әтиегезнең рухы өчен дога кылу иң яхшысы булыр. Әгәр шулай итмәгән булсак, болай булыр иде, фәләнне эшләмәсәк, тегеләй булыр иде, дип сөйләү ул шайтанга юл ача. Кешенең үлем сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Монда сезнең гаеп юк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|